Татарстанның "ЮВТ-аэро" очкычлары Бөгелмәдән Мәскәүгә оча башлады. Ширкәт җитәкчесе Петр Турбаев очкычларда татар, инглиз һәм рус телләре тигез яңгыраячак дип әйтә.
Татарстанның "Театрлар кануны" әзерләнә. Театр әһелләре канунда эшчәнлеккә бәя бирүне гадел иткән юллар да кирәк ди. Республикада тәнкыйтьчеләрнең бик аз булуын да белдерә алар.
Казанның Бауман урамында "Нугай" кунакханәсе белән бергә Тукай залы да рәсми ачылды. Татар оешмалары бу залда үзләренең чараларын үткәрә алырмы?
Төбәкләрдәге татар җәмәгатьчелеге югары уку йортларына кергәндә конгресс бирә торган юлламаның бер файдасы да юк, бу эшнең нәтиҗәле схемасы булдырылмаган дип әйтә.
Татарстанда президент булырга теләүчеләргә республикадагы ике дәүләт телен дә белү таләбе куелмый. Белгечләр "Сайлау кануны" үзгәртелергә тиеш дип белдерә.
"Чит ил агенты" канунын, "Мәгариф кануны"на үзгәрешләрне әзерләгән Ирина Яровая 3 миллион долларлык фатирын күрсәтмәс өчен хәрәмләшүләргә барган.
Сарански шәһәрендә яулыклы Ләйсән Баляеваны үзе укыган мәктәптә калдыру өчен көрәш дәвам итә. Ул арада Казан Ләйсәнне Татарстандагы берәр гимназиягә алырга әзер булуын белдерә.
8 июльдә Дәүләт шурасында Разил Вәлиев депутатларны милли мәгарифнең тамырына балта чабачак канун өлгесен хупламаска чакыра.
Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов тарихи вакыйгаларга карата уртак фикергә килү, булган проблемнарны киңәшеп чишү өчен берлекнең әһәмияте зур дип белдерә.
Прагада Prazske Quadriennale фестивале тәмамланды. Татарстан сәнгать белгечләре һәр театр үз кыйбласы белән яшәргә тиеш дигән фикердә.
Ханты-Манси өлкәсендәге Нефтеюганскига экология һәлакәте янарга мөмкин дип белдерүчеләр дә бар.
Казанда күренекле татар шәхесләренең исемнәре читкә тибәрелгәндә шәһәр үзәгендәге Эсперанто урамына Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исеме бирелергә мөмкин.
Казандагы мәхкәмә КФУ галиме Искәндәр Ясәвиевне хулиганлыкта гаепләү карары чыгарды. Казан хокук яклау үзәге әлеге гаепләүне шикаять итәргә җыена.
Тикшерү Уэлста валл телендә сөйләшүчеләрнең белемлерәк булуын һәм яхшырак эшкә урнашуын күрсәтә. Ә Татарстанда татар телен яклау кануны булса да, үтәлми.
II Европа Сабантуе Берлинда узды. Сабантуй үткәрү өчен Әлмәттән артистлар, аш-су осталары, спортчылар, сәүдә хезмәткәрләре килде. Чыгымнар 5 миллион сумга төшәр дип исәпләнә.
Татарстан Дәүләт шурасы комитеты "Метроэлектротранс"тан татар телен санга сукмаган хатына җавап сораган.
Мәскәү татар мәктәпләре өчен математика укытучыларын әзерләүгә КФУга бюджет урыннары бирмәгән. Галимнәр Татарстан җитәкчесеннән ярдәм сораган, ул "бу – КФУның үз эше" дип белдергән.
КФУ 19 июньдә укырга керергә теләүчеләрнең документларын кабул итә башлый. Татар журналистларына аерым бюджет урыннары каралмаган. Татар теле һәм әдәбиятына урыннар да кимүгә таба бара.
Мәктәпләрдә һәр атна башында Русия гимнын җырлау турында канун өлгесе думага тәкъдим ителде. Белгечләр гимн җырлап кына ватанпәрвәрлек тәрбияләнмәячәк ди.
Җырчы Айгөл Хәйри консерватория бетергән татар җырчыларына Казанда эш табу авыррак дип белдерә.
дәвам