Татарстан иҗат берлекләре җитәкчеләре арасында Тукай бүләгенең абруе төште дип белдерүчеләр һәм, бу – алмаганнар фикере, дип аңа каршы килүчеләр дә бар.
9 мартта Татарстанның элекке премьер-министры Мөхәммәт Сабиров вафат булды. Галим Рафаэль Хәкимов Сабировның җитәкчелек иткән чоры республиканың иң кыен вакытларына туры килде дип белдерә.
Новосибирскида иҗатчыларны Христосны эротик рәвештә сүрәтләгән дип мәхкәмәгә тарттылар. Ул арада Татарстан язучылары мөфтият белән хезмәттәшлек турында килеште.
Петербур һәм Гатчинада кәсебе булган Кыям Курмакаев Русиядә җинаятьләрнең тикшерелмәвен, полициянең акчасыз кыл да кыймылдатырга теләмәвен белдерә.
Танкист, өлкән лейтенант Мөнир Сөнгатуллинны 28 февраль көнне Күн авылында җирләделәр. Ул Донбасста һәлак булырга мөмкин.
Татар медиасын багучы "Татмедиа" һәм финанс министрлыгыннан кала барлык коллегия утырышларында да татарча чыгышлар булган. Күпләре татарча сөйләүчеләрне читтән чакырган.
3-6 март Кыргызстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре уза. Кыргызстан һәм Башкортстан мәдәният министрлыклары арасында хезмәттәшлек килешүе дә имзаланачак.
Болгар элек православ шәһәр булган дигән мәгълүматлар артканнан-арта. Белгечләр фикеренчә, төзекләндерелгән, ЮНЕСКО исемлегенә кергән шәһәрчеккә кызыгучылар арта.
Казанда 20-22 мартта татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Эшмәкәрләр дүртенче тапкыр уза торган бу җыенның кәсеп эшләренә файдасы юк, миллилекне саклау чарасы гына дип бәяли.
Оппозиция Казанның "Крылья Советов" паркында 1 мартта кризиска китергән сәбәпләргә протест белдереп "Яз" маршы уздырырга җыена.
Татарстанда Әдәбият елын узган елга йомгак белән Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты башлап җибәрә. Әдәбият елын үткәрү язучылар берлегенә тапшырылган.
Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясендә Туган тел көнендә төрле чаралар үтә.
Хәләл косметика җитештерүче "Мюстела" ширкәте тауарларын гарәп илләренә һәм Көньяк-көнчыгыш Азия төбәгенә дә җибәрергә җыенган.
Институт энциклопедияләр әзерләү белән бергә республикадагы гаилә, медиа, мәдәният, Кама аръягы, татар авыллары, читтәге татарлар тарихын һәм бүгенгесен дә өйрәнергә җыена.
Путинның Маҗарстанга сәфәре вакытында мәгариф, сәламәтлек саклау, белгечләр әзерләүдә килешүләр белән бергә Казанда консуллык ачу турында ноталар да алмаштылар.
Европа татарлары альянсы рәисе Флүр Шәрипов сүзләренчә, шушы оешманың күчмә утырышлары барысы да Русия биргән акчаларга үтә.
Татарстанда балалар саны тиешеннән ким булган мәктәпләр ябылырга мөмкин. Ябу юлларын әзерләү өчен бер ай вакыт бирелгән.
Татарстанда президент җитәкчелегендә мәгариф һәм фәнне багучы яңа шура булдырылды. Академик Әхмәт Мазһаров аның милли мәгарифкә өч тиенлек тә файдасы булмаячак ди.
"Татмедиа" коллегиясе утырышында катнашкан "Ватаным Татарстан" мөхәррире Миңназыйм Сәфәров һәм "Мәгариф" журналы мөхәррире Илдар Миргалимов фикерләрен бештек.
6 февраль Казанда Рәфис Кашаповны яклап пикет үтте. Аны азат итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр имзалана. "Украина меридианы" Кашапов белән булган хәлне дөньяга таратырга җыена.
дәвам