Әхмәт Мазһаров президентлык вазифасыннан китсә дә, академиядә татар фәненең үсәчәгенә өметләр баглый.
Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, академия президенты беренче чиратта татар милли җанлы кеше булырга тиеш, дип белдерә.
Татар хатын-кызлары форумында хатын-кызлар алдында торган бөтен проблемнар да күтәреләчәк һәм төрле оешмаларның бергәләп эшләве турында да сүз булачак дип белдерә оештыручылар.
15 майда Төмән өлкәсе мөселманнары диния идарәсенең чираттан тыш корылтае уза. Галимҗан хәзрәт Бикмулин вазифасыннан алынып, аның урынына башка кеше куелачак.
Журналист Искәндәр Сираҗи Татарстанда урыслар күп яшәгән һәр районга багышлап газет чыгара башлады. Беренчесе Лаеш җитешсезлекләрен барлады.
Чистайда мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмдә шикләнелгәннәр үтерелде дип хәбәр ителде. Белгеч бу җинаять сылтавы белән тагын үтерүләр булырга мөмкин дигән фикердә.
Болгарда 8-11 майда чиркәүнең һәм казакларның "Без – Изге Русь, без – мәмләкәт таянычы" дип аталган фестивале уза.
Токио университеты студенты Юто Хишияма һәм Татарстанның Апас рйоны Олы Күккүз мәктәбе укучысы Илүзә Гайфуллина татар теле һәм әдәбияттан халыкара олимпиаданың Гран-приена лаек булды.
Кремль бу документ нигезендә барлык милләтләрне дә бер милли рус коды астына кертү эшләре башларга мөмкин ди белгечләр.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанда иң югары бәя булган Тукай бүләге язучы Вахит Имамов һәм рәссам Владимир Поповка бирелә. Татарстан президенты бу хакта фәрман имзалады.
Татар оешмалары кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевне Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим итәргә дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
Татар милли оешмалары җитәкчеләре, милләтпәрвәрләр кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевнең эшчәнлеген югары бәяли.
2015 ел ахырына Себернең төрки-татар тарихына багышланган яңа китап дөнья күрергә тиеш. Аның нигезенә милли үзаңны саклау салыначак, дип белдерде Азатлыкка галим Дамир Исхаков.
Нәфис Кашапов Украинадан Польшаның качакларны вакытлыча кабул итү үзәге "Дебак"ка килеп урнашкан. Ул Варшауда Путин сәясәтенә каршы халыкара мәгълүмат үзәге ачарга тели.
Хакимият Кырымны аннексияләүдә катнашканнарга рәхмәт кәгазьләре өләшә. Индус Таһиров фикеренчә, җитәкчелек мактау кәгазьләре, медальләр белән җинаятькә гади халыкны да бәйли.
Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин Тукай туган көнгә Кырымтатар мәҗлесе вәкилләрен көтүләрен һәм очрашуда ике арада килешү имзалачагын белдерә.
Йолдыз Исәнбәт "Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе" өчен Тукай бүләге бирүгә каршы. Фатих Сибагатуллин китаплары бу бүләк турында карар шартларына туры килми, ди ул.
Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаена 25 ел тулуга багышланган җыен урамда үтте. Үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, хакимиятләр милли хәрәкәтне бөтенләй юк итәргә тели.
Русия думасында рус теле, әдәбияты һәм җәмгыять белеме дәреслекләрен дә яңадан язу кирәк дигән тәкъдим белән чыканнар. Аларда да рус халкына гына өстенлек бирелергә мөмкин.
Русия каналлары Украина вакыйгаларын яктыртканда хастаханә ятагында яткан бер үк кешене күрсәтә. Ул кеше һәр канал өчен аерым роль башкара.
дәвам