Башкорт теле өчен җан атучылар "ВКонтакте" челтәрен башкорт теленә тәрҗемәне төгәлләде. Озакламый ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.
Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында "Русия халыкларының теләре турындагы канунга" үзгәрешләр бертавыштан кире кагылды.
"Казан" һава аланы Европадагы уртача зурлыктагы ширкәтләр арасында беренче өчлеккә керергә омтыла.
Путин тәкъдиме белән язылачак тарих дәреслеге башка милләтләрне юкка чыгарып илдә бер генә рус милләте ясауга чираттагы адым булып торырга мөмкин.
Азатлыкка фикер белдерүчеләрнең күпчелеге Татарстанда "Хайтарма" кебек халыкның ачы язмышын ачкан фильм төшермәүнең төбендә Мәскәүдән курку ятуын әйтә.
13-14 сентябрьдә Казанда "Түгәрәк уен" фестивале үтә. Бәйрәмдә Русиянең 16 төбәгеннән һәм Татарстаннан мең кеше катнаша.
Сүриядә яшәүче Ифира Хәлимова илдә вәзгыять нык катлаулануга карамастан туган ягына кайтырга җыенмауларын белдерде.
IX Халыкара Казан мөселман киносы фестивале 5 сентябрьдә ачыла. Бәйгедә Татарстаннан алты, Башкортстаннан ике фильм катнаша.
Энгел Фәттахов август киңәшмәсендә татар мәктәпләре, татар сыйныфлары булмаган алты район үзәген тәнкыйтьләгән иде. Бу мәсьәләдә һәркем үзенчә эш башлаган.
"Звезда Поволжья" нәшире Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Татарстан Мәскәү белән икътисади көндәшлектә җиңеп чыгачак һәм бәйсезлеккә ирешәчәк. Урамнарга чыгып бәйсезлек таләп итүне үткән чор шаукымы дип бәяли ул.
24 августта Грозныйда начар күрүчеләр арасында Коръән уку бәйгесе үтте. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән 20ләп кеше катнашты.
Татарстанда соңгы елларда дала төлкеләре үрчи, саранча яулары күзәтелә, корылыклар да ешрак кабатлана. Табигатьне күзәтүчеләр климат җылынуга таба бара, дип белдерә.
Татарстан фәннәр академиясенең Археология институты киләчәктә Татарстандагы, Идел буе һәм төрки-татар археологиясенә караган һәйкәлләрне өйрәнүгә зуррак игътибар бирәчәк.
Татарчаны әбисеннән ишеткән Япон кызы Мизуки Накамура татар телен һәм Ташкенттагы татарларның тел вәзгыятен өйрәнә. Аның киләчәктә татарлар белгече буласы килә.
Русиядә югары уку йортларында көндезге бүлеккә түләүсез укуга кергәннәрнең исемлеге игълан телде. Быел кайсы белгечлекләргә бәйге зур булган?
Русия турширкәтләре, Мисырдагы вәзгыять катлаулануга карамастан, анда туристлар җибәрүне дәвам итә. Юлламадан баш тартучыларга акчаларын кайтару мөмкинлеге юк диярлек.
Җәмәгать эшлеклеләре, Сабантуйның асылын аңлаучылар милли бәйрәмнең күп очракта түрәләр күңелен күрер өчен генә оештырылган күрсәтмә чарага әйләнеп калганлыгын белдерә.
13 августта Русия төбәкләрендәге татар мәктәпләренең мөдирләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Казанга җыела. Татарстанда милли белгечләр әзерләү үзәгенең берсе Арчада булачак.
Норлатта чыгучы "Дуслык" газеты мөхәррире Сәкинә Хәйруллина, яшьләрнең ике төркемгә бүленеп сугышу сәбәпләре интернетта күпертелгән, дип белдерә.
Казан һава аланы белән кызыксынучы чит ил һава ширкәтләре арта бара. Казанга очарга теләк белдерүче ширкәтләр дә бар. Әмма очышлар башлау өчен соңгы сүзне барыбер Мәскәү әйтә.
дәвам