Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү йоласын бар халыкка тагу


2008 елдан башлап 8 июль бар Русия күләмендә гаилә көне буларак билгеләнә. Ул христиан дине изгеләре Петр һәм Феврония хөрмәтенә оештырыла.

Быел Татарстан да яңа бәйрәмнән читтә калмады. Гаилә корып җибәрүчеләрне теркәү үзәгендә Сәйяр һәм Люция Айдаровлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнгән.

Русия күләмендә уздырыла торган бәйрәмдә җитәкчеләр дә, чиркәү әһелләре дә катнаша. Русия президенты җәмәгате Светлана Медведева да Муром шәһәрендә үтә торган бәйрәм чараларына барган.

Светлана Медведева бәйрәмдә катнашучыларга Русия президенты Дмитрий Медведевның котлау сүзләрен ирештергән. Президент хатыны Петр һәм Феврония хөрмәтенә оештырылган бәйрәм һәр гаиләдә традициягә әвереләчәгенә ышаныч белдергән.

Православ рухани: Бәйрәм дәүләтнеке булырга тиеш!


Казан епархиясе башлыгы Анастасий
Татарстан епархиясе башлыгы Анастасий да яңа бәйрәмнең киләчәктә тулысынча дәүләт чарасына әйләнәчәгенә ышана.

“Иң мөһиме – бу бәйрәм Алла тарафыннан фатыйха алучы гаиләләргә багышланган. Халык гаиләне саклаучы үзебезнең урыс изгеләре барлыгын аңларга тиеш. Изге Валентин көннәре үткәреп ятмаска кирәк. Үзебезнең дә динебез өчен зур авырлыклар күргән әйдәп баручыларыбыз бар”, ди Анастасий.

Кемнәр алар Петр Һәм Феврония?

Чиркәү язмаларына караганда, Петр Һәм Феврония Муром кешеләре. Петрны исә Муром кенәзе диләр. Икесе дә 1228 елда бер сәгатьтә вафат булган дип исәпләнә. Аларны аерым табутларда күмеп караганнар. Әмма могҗиза белән алар бер табутка яткан. Шулай итеп, Петр һәм Февронияне бергә җирләгәннәр. Аларның каберендә һәр кеше сихәт ала, дип сөйли христианнар.

Изге Валентин урынын Петр һәм Феврониягә бирмәкчеләр

Чиркәү Петр һәм Февронияне 8 июльдә искә ала. Гаилә көнен дә әлеге көнгә туры китереп үткәрә башладылар. Чөнки алар урыслар арасында иң үрнәк гаиләләрдән саналган. 14 февральдә үткәрелә торган Изге Валентин көнен дә Петр һәм Феврониягә алыштытырга тәкъдим итәләр.

Русия президенты хатыны Светлана Медведева исә Гаилә көне христиан дине изгеләренә атап уздырылса да, бәйрәмдә башка дин вәкилләренең дә бик теләп катнашуын искәрткән. Медведева бәйрәмнең гомумхалык бәйрәме булачагына да өмет итә.

Мөселманнар: Христиан дине һәрвакыт өстен булды

Петр һәм Феврониягә атап уздырылган бәйрәмне массакүләм мәгълүмат чаралары бөтен диннәр тарафыннан кабул ителде дип яза. Әмма Казанның Кол Шәриф вакыфы мөдире Зөфәр хәзрәт Галиуллин христиан дине дәүләтнеке булудан туктамады дип саный.

Зөфәр хәзрәт Галиуллин
“Ислам дине элек куылган дин иде. Хәзер дә безгә түзеп кенә торалар инде. Ул барыбер дәүләт дине булмаячак. Русиядә патриарх Кирилл белән киңәшләшмичә бернәрсә дә эшләнми. Монысын без бик яхшы беләбез. Русия федерал дәүләт була алмады. Чөнки хәзер бер генә халык – урыслар гына бар дип яшиләр. Башка халыклар турында уйлап та карамыйлар. Мәгариф ситемасын да юк иттеләр”, ди Зөфәр хәзрәт.

Галиуллин фикеренчә, мөселман динендә үрнәк итеп куярлык гаиләләр юк түгел. Әмма дәүләт бүгенге гаиләр турында кайгыртсын, ди ул.

“Яшьләргә мәчеттә никах укыганда, Адәм белән Хава, Йосыф-Зөләйха, хәзрәти Гали белән Фатыйма, Мөхәммәд пыйгамбәрнең хатыны Хәдичә мәхәббәте телибез. Тәрбия дә, дәүләт тә гаиләдән башлана. Гаилә булмаса, бернәрсә дә булмый”, ди хәзрәт.

Зөфәр хәзрәт Галиуллин сүзләренчә, Русиядә гаилә төшенчәсе бөтенләй юк. Махсус көн булдырып кына гаиләләрне кайгыртып булмый. Дәүләт көн саен һәр гаилә турында уйларга тиеш, дип саный Зөфәр хәзрәт.
XS
SM
MD
LG