Пикетка 327 гаиләнең 27-се дә килмәгән иде. Чараны оештыручы качаклар һәм күчеп кайтучылар вакыфы җитәкчесе Юныс Камалетдинов фикеренчә, күпләр пикет турында белми калган.
Күчеп кайтырга мәҗбүр булучыларга фатир алырга елына 2 таныклык бирә икән. 327 кеше фатирлы булганчы 60 ел вакыт узып китәргә мөмкин, алар моны көтеп җиткерә алмый, ди Камалетдинов.
Миграция идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, хәзер таныклык бәяләре арткан. Фатир алырга бирелгән соңгы таныклык бәясе 1 миллионнан артып киткән.
Таныкларны аз бирә башлауның сәбәбе – фатир бәяләренең кыйммәтләнүе. Икътисадый кризис та моңа аяк чала, ди алар.
Пикетчылар әйтүенчә, Башкортстанда күчеп кайтучыларга игътибар зуррак икән. Миграция идарәсе исә бөтен Русиядә дә бер үк шартлар дигән фикердә.
“Башкортстанда фатир алырга чиратта торучылар күбрәк, шуңа анда таныклыклар күбрәк бирелә. Без бары тик күчеп кайтучыларның исемлеген алып барабыз. Аларны Татарстанның төзелеш министрлыгына бирәбез. Министрлык исә исемлекне Мәскәүгә җибәрә. Шуннан соң гына Мәскәү төбәкләргә таныклык бирә”, ди алар.
Пикетта торучы Айрат Габдуллин Үзбәкстанның Ташкент шәһәреннән 2002 елда күченеп кайта. 2003 елда гына күчеп кайтырга мәҗбүр булучы таныклыгы алуга ирешә. Габдуллиннар гаиләсе шулай итеп 2002 елдан башлап акча түләп башка бер фатирда тора.
“Икебез дә лаеклы ялда. 4-әр мең пенсия алабыз. Фатирны кулланган өчен 8 мең сум, ә фатир өчен 2 мең сум өстәмә түлибез”, ди Айрат Габдулин.
Яшегез узган дип эшкә дә алмыйлар икән. Качакларны бер җирдә дә кочак җәеп каршыламыйлар, ди ул.
Аның фикеренчә, миграция хезмәте идарәсе качаклардан баш тарткан. Юкса, алар дәүләттән безгә тиешле фатирларны таләп итәргә тиеш.
Миграция идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, Габдуллин 327 гаилә арасында фатир алырга 70-нче булып исемлектә тора. Кара исәп белән ел саен ике таныклык бирсәләр дә, Габдуллиннарга фатир алу өчен 35 ел көтәргә туры киләчәк.