17-20 март көннәрендә Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Оренбур тамашачысына дүрт спектакль тәкъдим итте. Ике елга бер тапкыр үтә торган гастрольләр, гадәттәгечә, шәһәрнең Горький театрында узды.
8 март – балкар халкының сөрген корбаннарын искә алу көне. Бу көнне Кавказ республикаларында билгеләп үттеләр.
Ирләрдән дә матуррак, көчлерәк итеп тә эшли белүче эшмәкәр-җитәкче хатын-кыз сирәк, ләкин андый гүзәл затлар юк түгел.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры сәхнәсендә инглиз драматургы Рэй Куниның “Зрә дә гашыйк таксист” әсәре куелды.
Оренбурда 38нче санлы татар телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп музеена күпкырлы гыйлем иясе Мәдинә Рәхимкулова исеме бирелде.
Оренбур төбәгенең Әсәкәй районында “Татар моңы” бәйгесенең беренче турына сайлап алу этабы үтте.
22 гыйнвар көнне шәһәрнең Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театрында Оренбур җирлегендә эшләп гомер итүче татар эшмәкәрләренең җыены үтте. Әлеге җыелып сөйләшү Оренбур татар эшмәкәрләренең үз оешмасын булдыру максатыннан үткәрелде.
Шарлык районының Үрнәк һәм Яңамуса авыллары эшкуарлары үзләренә һәм авылдашларына эш урыннары булдыра.
Кышкы ял көннәрендә Оренбур төбәгенең берничә татар авылы мәчете каршында балалар өчен мөселман аланы үтте. Әлеге укулар Каргалы авылы мәчете имамнары ярдәмендә оештырылды.
"Гаиләдә өстәмә керем чыганакларын булдыру – ул хәзерге заман базары таләпләре", ди Яңамуса авылы халкы.
Оренбур офтальмологиясе яңа биеклекләр яулый. Андагы күз табиблары сукырлыкны хәл ителми торган авыру дип санамый.
30 декабрь көнне Оренбурда татар, башкорт теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы үтте. Анда төбәкнең 13 районыннан һәм Оренбурдан барлыгы 48 укучы катнашты. Шуларның егерме сигезе татар, унтугызы – башкорт теле укытылган мәктәпләрдән.
Оренбурның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры Рөстәм Мингалимнең пьесасы буенча “ Шүрәле ачу сакламый” исемле күңелле әкият-мюзикл әзерләде.
Оренбур төбәгенең Шарлык районы Яңамуса авылы татарлары данлыклы ике авылдашының исемен мәңгеләштерде.
Быел Оренбур төбәгеннән мөмкинлеге булган җитмеш кешегә хаҗ гамәлен кылырга насыйп булды. Узган җомга көнне, изге җирләрдән сау-сәламәт әйләнеп кайткан дин кардәшләребез, Татар Каргалы авылының Куш манара мәчетендә җыелды.
Оренбурда композитор Салих Сәйдәшевка багышланган “Сәйдәш җыры – Сәйдәш моңы” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.
23-25 ноябрьдә Мәскәүдә Русиянең 29 төбәгеннән ана һәм рус теле укытучылары мастер-класс күрсәтергә җыелды. Әлеге бәйгене мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы мәгарифне үстерү институты дүртенче тапкыр үткәрде.
Оренбур төбәгенең Татар Каргалы авылында яшәгән Динисламга кырык көн, Гүзәлгә өч яшь тулгач, башта әниләре, озак вакыт та үтми, әтиләре авырып вафат була. 68 яшьлек әби кулында ике ятим бала кала. Бу вакыйгадан соң инде унбер ел үтте.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры яңа премьера белән куандырды.
Оренбур татар дәүләт драма театры оешуына 20 һәм беренче татар профессиональ труппа барлыкка килүгә 105 ел тулды.
дәвам