17 март иртәсе матбугат очрашуыннан башлады. Матбугат очрашуында журналистлар, Камал театры артистлары катнашты.
Академия театры артистлары бизәнү бүлмәләрен атнасына ике тапкыр алмаштыра дияргә була. Театр ел башында Балтыйк буенда, Мәскәү, Самарада булса, хәзер инде Оренбурда. Камал театрының Оренбурга гастрольләре белән еш килүе дә гаҗәеп күренеш түгел, чөнки татар театрының чишмә башы 1905 елны Оренбурда башлана.
Камал театры мөдире Шамил Закиров шуларны сөйләде:
Оренбурның татар тамашачысы ике елга бер тапкыр гастрольләр белән килгән казанлыларны түземсезлек белән көтеп алды, һәр тамашаны аягүрә басып алкышлады. Залның алма төшәргә урын булмавы – моның зур күрсәткече.
20 март – гастрольләрнең соңгы көнендә Оренбур татарлары сәхнәдән үзләренең рәхмәтләрен белдереп, һәрбер артистка чәчәк бәйләмнәре бүләк итте һәм киләчәктә дә артистларны гастрольләргә көтеп калуларын белдерделәр.
Гастрольләрдән ике як та канәгать калды: оештыручылар да, артистлар да. “Инде көз айларында Оренбурның Горький драма театры Казанга алмаш гастрольләр белән киләчәк”, диде әлеге театрның сәнгать җитәкчесе Рифкат Исрафилов.

“Без алып килгән өч әсәрнең икесе классика белән бәйләнгән. Беренчесе – Гаяз Исхакыйның “Курчак туе” әсәрләренә драматург Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид инсценировкалары буенча куелган спектакль. Икенчесе – Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” әсәре. Ул тере музыка, оркестр белән үрелеп бара. Артистлар өчен яңа костюмнар да тегелде.
Оренбур тамашачысына бу спектакльләр ошар дип алып килдек, чөнки киләчәктәге гастрольләр турында да уйланабыз. 2009 елда килгәндә без хәзерге заман драматургларының пьесалары буенча куелган спектакльләрне алып килгән идек.
Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәре дә үзенә күрә совет классикасы инде. Гастрольнең өченче спектакле – “Диләфрүз – Remake”, моны да Туфан Миңнуллин хәзерге заманга яраклы итеп күчереп язды. Бүген дә залларны тутыру ягыннан “Диләфрүз – Remake” беренче урынга чыкты.
Оренбур тамашачысына ошасын дип тырышабыз, чөнки бу җирлектән бик күп язучыларыбыз чыккан. Гаяз Исхакый әсәренә Оренбурның килеп керүе бик табигый. “Курчак туе”ның икенче пәрдәсендәге вакыйгалар Оренбурда бара. Без Оренбурны яратабыз һәм бу шәһәргә теләп киләбез”.
Еллар үтсә дә, актёрларның уйнау традициясе үзгәрми, ул шулай ук югары дәрәҗәдә кала, бары тик актёрлар буыны гына үзгәрә. Гастрольләр сәхнәдә 20 ел дәвамында барган “Диләфрүзгә дүрт кияү”гә алмашка килгән “Диләфрүз – Remake” белән башланган булса, 19-20 март көннәрендә “ Яшь йөрәкләр” белән тәмамланды. Оренбур тамашачысына ошасын дип тырышабыз, чөнки бу җирлектән бик күп язучыларыбыз чыккан. Гаяз Исхакый әсәренә Оренбурның килеп керүе бик табигый. “Курчак туе”ның икенче пәрдәсендәге вакыйгалар Оренбурда бара. Без Оренбурны яратабыз һәм бу шәһәргә теләп киләбез”.