Әсәрне сәхнәгә Чаллы режиссёры Булат Бәдриев куйган, рәссам Фоат Минһаҗев сәхнәне бизәгән, Михаил Литвин белән Хәбир Ибраһимов татарчага тәрҗемә иткән.
“Зрә дә гашыйк таксист” әсәренең төп герое ике гаиләгә яши. Бу буталчыктан чыгарга аңа татар юморы ярдәмгә килә. Ике төрле мәдәният бер спектакльдә кушылып, тамашачыга гадәти булмаган персонажны – зрә дә гашыйк таксистны, татар Дон Жуанын – Тимурны бүләк итте.
Таксистны уйнаучы Марсель Рәхмәтуллинның тормышын күңелсез дип әйтеп булмый. Ул армия сафларындагы хезмәттән кайтып та өлгермәде, шунда ук аны хезмәткә сәхнә чакырды. Баш рольләрне башкаручы яшь егетләр – Марсель Рәхмәтуллин, Салават Халиков театрга икесе дә Оренбурның Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтының актёрлар бүлеген тәмамлап килделәр.
Артистларга инглиз классикасы алдында куркуны җиңәргә режиссер Булат Бәдриев ярдәм иткән. Аның Оренбур татар театры сәхнәсендә оренбурлар белән бергә иҗат иткән уңышлы тәҗрибәсе бар. Алдагы елларда Татарстаннан килгән режиссёр “Яратылыш” (М.Гыйләҗев), “Каһәрләнгән мәхәббәт “ (Ф.Бүләков) һәм “Татарча өйләнү”(Р. Зәйдулла) пьесаларын сәхнәләштергән булса, инглиз драматургы пьесасы дүртенчесе.
Булат Бәдриев: ”Спектакль 70%ка инглизнеке булып кала, ләкин татар дәрте аны кызыклы итә алган. Гомумән, мәхәббәт, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте – барлык халыкларга да аңлашыла торган тема”, ди.
Тамашачылар арасында шулай ук мәдәният кушылмасы. Татарча спектакльне карарга дип төрле милләт вәкилләре килгән: алар арасында казаклар, үзбәкләр, руслар һәм башка халыклар бар. Булат Бәдриев куйган спектакльләр Оренбур тамашачыларының мәхәббәтен яуларга өлгерде. Театрга килүчеләрнең кулларындагы кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, “Зрә дә гашыйк таксист” әсәре артистлар өчен гадәти уңыш казану гына түгел, ә халыкара танылуга әйләнде.
Димәк, “Зрә дә гашыйк таксист” Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән әле озак вакыт төшмәс дигән сүз.