Яңа ел әкиятен яшь режиссёр Рамил Гәрәев сәхнәләштерде. Мюзиклның рәссамы – Булат Насихов, композиторы – Гөлчәчәк Гәрәева.
Оренбур сәхнәсендә балалар өчен эшләнгән әлеге спектакль - Рамил Гәрәевның икенче тәҗрибәсе. Беренчесе, Ильгиз Зәйниев пьесасы буенча сәхнәләштергән “ Гармун”спектакле - яшь режиссёр Рамил Гәрәевның диплом эше иде.
“Шүрәле ачу сакламый” әкияте – Тукайның “ Шүрәле”сеннән аерылып тора: бу бөтенләй башка әкият. Сәхнәдә Былтыр белән Шүрәледән тыш: Җен һәм Гөлзифа исемле кыз пәйда була. Гөлзифаны Шүрәле урлый – менә шул вакытта төрле әкәмәтләр башлана да инде.
Бу әкият-мюзикл турында Рамил Гәрәев:
Балаларны, “Шүрәле ачу сакламый” спектакленнән соң, Чыршы тирәсендә Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары көтте. Яңа ел бәйрәмендә, Оренбурда яшәүче татар балаларыннан башка, татар авылларыннан килгән сабыйлар да катнашты.
Оренбурдан, Беляевка районының Алабайтал, Сакмар районының Үрге Чебенле һәм Татар Каргалы авылларыннан килгән сабыйларга Оренбур театрына ярдәм итү максатыннан оешкан “ Берлек” фонды ярдәме белән сабыйларга үзләрен әкияттәге кебек, бер көнгә булса да, сихри дөньяда хис итү мөмкинлеге туды. Шуны да әйтергә кирәктер, "Берлек” фонды һәрбер балага Яңа ел күчтәнәче дә әзерләгән иде.
Оренбур сәхнәсендә балалар өчен эшләнгән әлеге спектакль - Рамил Гәрәевның икенче тәҗрибәсе. Беренчесе, Ильгиз Зәйниев пьесасы буенча сәхнәләштергән “ Гармун”спектакле - яшь режиссёр Рамил Гәрәевның диплом эше иде.
“Шүрәле ачу сакламый” әкияте – Тукайның “ Шүрәле”сеннән аерылып тора: бу бөтенләй башка әкият. Сәхнәдә Былтыр белән Шүрәледән тыш: Җен һәм Гөлзифа исемле кыз пәйда була. Гөлзифаны Шүрәле урлый – менә шул вакытта төрле әкәмәтләр башлана да инде.
Бу әкият-мюзикл турында Рамил Гәрәев:
“Без балаларны, күбрәк, Тукайның әсәре белән таныштыруны максат итеп куйдык. Нәрсә белән кызыклы соң бу спектакль? Яңа ел балаларга бәхет – шатлык алып килсен дип, без аны биюләр – җырлар белән бизәдек. Спектакльдә әле бер биш яшьлек бала да уйный – ул артист гаиләсеннән, Алмаз белән Рәмилә Мостафиннарның уллары Азат. Нәни артист бик сәләтле : җырлый да, бии дә. Үзенә күрә Азатның уйнавы – спектакльнең бер бизәге булды.
Оренбур театрында әлеге спектакль минем икенче эшем. Бу шәһәр,бу театр белән танышуыма мин бик шатмын. Минем өчен бу зур бәхет. Рөстәм Абдуллаевка зур рәхмәт: эшләргә мөмкинлек бирә. Бөтен театрларда да алай түгел, дөресен генә әйткәндә, беркайда да сине көтеп тормыйлар. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, Рөстәм Абдуллаевка рәхмәт әйтәсем килә. Оренбур театры белән элемтәне өзмәскә тырышам: чакырсалар тагы киләм. Чакырмасалар – үзем дә килеп сорармын”.
Баш Шүрәле ролен – Салават Халиков уйнады: Оренбур театрында әлеге спектакль минем икенче эшем. Бу шәһәр,бу театр белән танышуыма мин бик шатмын. Минем өчен бу зур бәхет. Рөстәм Абдуллаевка зур рәхмәт: эшләргә мөмкинлек бирә. Бөтен театрларда да алай түгел, дөресен генә әйткәндә, беркайда да сине көтеп тормыйлар. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, Рөстәм Абдуллаевка рәхмәт әйтәсем килә. Оренбур театры белән элемтәне өзмәскә тырышам: чакырсалар тагы киләм. Чакырмасалар – үзем дә килеп сорармын”.
“Миңа Шүрәлене уйнавы авыр булды, чөнки бу бит балалар спектакле. Үземне бала итеп хис итү миңа рольгә керергә ярдәм итте дә инде”.
“Мин тегүче булып 37 ел эшлим, әмма Шүрәле киемен тегү иң кыены булды. Шүрәле киемен тегү өчен генә дә безгә өч көн кирәк булды, ә спектакльдә бит Шүрәлелер күп”, дип сөйләде тегүче Флюра Дәүләтшина. Балаларны, “Шүрәле ачу сакламый” спектакленнән соң, Чыршы тирәсендә Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары көтте. Яңа ел бәйрәмендә, Оренбурда яшәүче татар балаларыннан башка, татар авылларыннан килгән сабыйлар да катнашты.