Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе Дилә Булгакованың чираттагы китабы дөнья күрде. Шушы уңайдан Уфадагы “Ихлас” мәчетендә аның исем туе оештырылды.
Башкортстанның Бүздәк районындагы Килем исемле данлыклы татар авылында күренекле татар шагыйре Һади Такташ хөрмәтенә хәтер кичәсе оештырылды. Бу матур чара талантлы әдипнең тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелде.
Контроль-хисап пулаты мәдәният министрлыгы оешмаларын тикшерүне тәмамлап, аның йомгакларын бәян итте.
Уфаның "Европа" сәүдә-ял үзәгендәге зур янгында ике кешенең үлүе, биш кешенең яралануы хәбәр ителә.
Башкортстанда бу елның беренче яртысына газета-журналларга язылу нәтиҗәләре бәян ителде. Республикадагы төп рәсми татар басмалары үз укучыларын, нигездә, саклап калуга ирешкән.
Русия президентының “урыс халкына өстенлек булырга тиеш” дигән белдерүе Башкортстанда игътибар үзәгенә менде.
Башкортстанда әфьюн сәүдәсе белән шөгыльләнгән йөзгә якын кешенең кулга алынуы игътибар үзәгендә кала.
Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмаларының “Башкортстан татарлары” дигән уртак берлеге рәсми теркәлү үтте.
Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча республика бәйгесе үтте. Анда төрле районнардан 150 бала катнашты.
Яңа елның беренче атнасында Башкортстанда азык-төлек бәяләре сизелерлек кыйммәтләнде. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләренә дә хаклар артты.
Уфада ике дистә елга якын эшләп килүче хосусый “Роксана” радиосы җитәкчесе Сероп Бабаян ике көн Уфадагы тикшерү бүлегендә утырып чыкты. Ул салымнар түләмәүдә һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә мутлашуларда шикләнелә.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов чиркәүгә барып, православ динен тотучыларны Раштуа белән котлады.
Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтайга депутатлыкка намзәт итеп теркәлде. Сайлаулар киләсе елның март аенда үтәчәк.
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка карата басым арта. Аннан ягулык-энергетика тармагын саткан акчаларны республика бюджетына кайтаруны таләп итәләр.
Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты да җомга көнне үзенең утырышын үткәрде.
Уфа шәһәренең Совет районы мәхкәмәсе бер төркем урыс милләтче такырбашларга хөкем карары чыгарды.
“Ватаным” бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлеге быелгы соңгы җыелышын үткәрде. Анда агымдагы елга йомгаклар ясалды.
Башкортстан диния нәзарәте вәкиллеге Ираннан әйләнеп кайтты. Дини-мәдәни сәфәрдә унсигез кеше булды.
Уфада Акмулла укулары кысаларындагы чаралар бүген аның исемен йөртүче Башкортстан дәүләт педагогия университетында яшь рәссамнар күргәзмәсе белән ачылды.
“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсендә экстремист эчтәлекле комментарлар калдыруда гаепләнгән Сергей Масленниковка мәхкәмә карары чыгарылды. Аңа бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралды.
дәвам