“Башкортстан татарлары” берлегенә керүче оешмалар вәкилләре үзләренең чираттагы киңәшмәсендә шушы көннәрдә Дмитрий Медведевның ил парламентының ике пулаты җитәкчелеге белән очрашуында ясаган чыгышын аерым тикшерде.
Мәгълүм ки, ул сөйләшүдә ил президенты “урыслар иң күп халыкны тәшкил итә һәм аларга өстенлек бирелергә тиеш”, дип әйтте. Шулай ук православ чиркәвенең иң зур конфессия булуын искә алып, аңа да җаваплы бурычлар йөкләнүен әйтте ул.
Башкортстан татар оешмалары вәкилләре илнең иң югары җитәкчелегенең шундый белдерүләре киләчәккә дәүләт сәясәте юнәлешен билгеләвен күрсәтә дип саный.
“Нәрсә, хәзер Русия өчен гасырлар дәвамында кан түккән, гомерләрен биргән татарлар һәм башкортлар, шулай ук башка кечерәк милләтләр илнең төп халкы саналмыймени, алар биредә килмешәкме әллә?” дигән әрнүле сораулар бирә алар.
Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, күренекле рәссам Вәкил Шәйхетдинов фикеренчә, Русиядәге урыс булмаган халыклар ил җитәкчелегенең сәер белдерүләренә карата үзләренең катгый фикерен белдерергә тиеш. “Без инде моңарчы Жириновский кебек көлдереп йөрүче шоуменнардан андый сүзләрне ишетә идек. Әмма, кемнән-кемнән, ә ил президенты авызыннан милләтчел фикерләр чыгарга тиеш түгел”, дип исәпли Вәкил Шәйхетдинов.
Аның сүзләренчә, “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче оешмалар Дмитрий Медведевның һәм башка түрәләрнең урыска өстенлек бирү кирәклеге турындагы белдерүләренә үз мөнәсәбәтен белдереп ачык хат әзерләргә тиеш.
Башкортстандагы башкорт милли оешмалары да әлегә ил президентының белдерүләренә рәсми мөнәсәбәтен белдермәде. Шулай да башкортның аерым күренекле шәхесләре бу мәсьәләдә шәхси фикерләрен әйтә башлады.
Мисал өчен, Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комиетының элекке рәисләренең берсе, профессор Әхмәт Сөләйманов фикеренчә, Русия җитәкчеләре эзмә-эзлекле рәвештә милләтара ызгыш тудыру юлына басты.
“Төбәкләрдә президент атамаларын бетерү, республикаларның бетереп губерналар төзү ниятләре шул юлдагы хәвефле адымнар”, ди Әхмәт Сөләйманов. Аның фикеренчә, ил хакимиятләре әллә аңлы рәвештә, әллә инде аңламыйча, Русияне көннән-көн упкынга сөйри. “Мондый гамәлләрнең киләчәктә нинди хәл-вакыйгаларга китерүен күз алдына да китерүе авыр”, ди ул.
Шул ук вакытта 10 февральдә Дмитирий Медведевның Уфага киләчәге хакында да хәбәрләр таралды. Нәкъ шул көнне Башкортстан башкаласында милли мәсьәләләргә һәм милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы Русия Дәүләт Шурасы утырышы булырга тиеш. Әлеге утырышны Уфада үткәрү тәкъдимен, берничә атна элек, Мәскәүдәге очрашуда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов ясаган иде.