2004 елда Башкортстанда 16 татар оешмасын берләштергән Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге төзелгән иде. Әмма республикадагы элекке җитәкчелек дәверендәге сәяси шартларда алар берләшеп нәтиҗәле эшчәнлек алып бара алмады. Ул берлек рәсми теркәлү дә үтә алмады, рөхсәт булмады. Хәзер исә хәлләр уңайга үзгәргәч, татар оешмалары да уртак максатта җимешле эшләргә теләвен белдерә.
“Башкортстан татарлары” берлегенә Башкортстан Татар конгрессы, Башкортстанның Татар иҗтимагый үзәге, Башкортстанның Татар милли-мәдәни мохтарияте, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм башка татар оешмалары керә.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кифая Фазлетдинова “Башкортстан татарлары” берлеге төзелүен хуплавын әйтә. Аның фикеренчә, яңа берлеккә моңа кадәр элекке хакимиятләр кубызына биегән кайбер татар оешмаларының да керүе уңай күренеш.
Иң үзенчәлеклесе шул - әлеге берлеккә, элекке елларда гомум татар хәрәкәтеннән читтә торган Бөтенрусия “Ватаным” коммерцияле булмаган хезмәттәшлек оешмасының Башкортстандагы бүлеге дә керде. Әлеге оешма җитәкчесе Раил Әсәдуллин сүзләренчә, хәзер республикага яңа җитәкчеләр килде һәм, алар белән хезмәттәшлек итү өчен, барлык татар оешмалары бер юнәлештә, тату эшләргә тиеш.
Әлеге берлекне төзүнең сәбәпләре хакында сөйләп, аның рәисе Рамил Бигнов “безгә таркаулыкны һәм үзара тарткалашуларны да туктату мөһим”, дип белдерде:
Рамил Бигнов әлеге берлекнең Бөтендөнья Татар конгрессы белән дә, Татарстандагы башка милли оешмалар белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын да белдерә.
“Без Русия татарлары исеменнән оештырылучы күмәк чараларда да катнашырга, милләт мәнфәгатендә тәгаен эшләр башкарырга телибез”, ди Рамил Бигнов.

“Беркемгә дә сер түгел, соңгы елларда республиканың рәсми хакимиятләре тарафыннан кайбер милләтләрнең шул исәптән татарларның да милли-мәдәни мәнфәгатьләрен аңламау һәм аларны хәл итәргә тырышмау сәясәте алып барылды. Шушы хәл хәтта төрле татар милли оешмаларының үзләре арасында да фикер аерымлыкларына китерде.
Без бер төптән җигелеп эшләргә тиеш булсак та, хакимиятләр безне үз ягына тартырга һәм бер-беребез белән чәкәштерергә тырышты. Хәзер исә республикада җитәкчелек алмашынды һәм без үз эшчәнлегебезне өр-яңа биттән башларга телибез. Без татар милли оешмаларының электән дә берләшү омтылышлары булуын күреп тордык, аның эчендә булдык”.
“Башкортстан татарлары” берлеге шулай итеп рәсми теркәлү үтте. Хәзер районнарда һәм шәһәрләрдә аның бүлекләрен ачу эше башланачак. Без бер төптән җигелеп эшләргә тиеш булсак та, хакимиятләр безне үз ягына тартырга һәм бер-беребез белән чәкәштерергә тырышты. Хәзер исә республикада җитәкчелек алмашынды һәм без үз эшчәнлегебезне өр-яңа биттән башларга телибез. Без татар милли оешмаларының электән дә берләшү омтылышлары булуын күреп тордык, аның эчендә булдык”.