Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов депутатлыктан китәргә үзе гариза язган дигән рәсми белдерүләр күп сораулар уята. Бәйсез белгечләр моңа үз аңлатмаларын бирә дә башлады инде.
Башкортстанның Дәүләкән районында башкортларның “Урал батыр” эпосына багышланган зур бәйге булып үтте. Аңа йомгаклар якшәмбе көнне ясалды һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Башкортстан татарларының кырыкка якын кешелек вәкиллеге җомга көнне Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренә юлланды. Анда алар федераль сабантуйда катнаша.
Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы урынбасары Артур Иделбаевның журналистларны кыйнавына карата тикшерү эшләре тәмамланган. Хәзер бу эш мәхкәмәдә каралачак.
Өфөнөң Сипайлово бистәһендәге мәһәбәт “Хәмзә” мәсетенә куркыныс янай. Уны һәм уның биләмәләрендәге сауза урындарын һүттерергә кушылган.
Башкортстанда бу арада яшьләр көне бәйрәменә багышланган бихисап чаралар оештырыла. Шуларның берсе җомга көнне Бөрҗән районында башланды.
Башкортстанның Благовещен шәһәрендә милиция хезмәткәреннән кыйналган чираттагы бер кеше мәкхәмәдә җиңеп чыкты. Аңа ил казнасыннан 70 мең сум акча түләнәчәк.
Атнакич көнне Русиянең 1нче телевидение каналы Башкортстанга багышланган язма күрсәтте. Алексей Пимановның “Человек и закон” программасындагы ул язмада Башкортстандагы тискәре гамәлләр яктыртылды.
Атнакич көнне Уфада Шәехзадә Бабич исемендәге бүләкләр тапшырылды. Быел әлеге абруйлы бүләккә 4 кеше генә лаек дип табылды.
Башкортстандагы өлкән буын шагыйрьләренең берсе Абдулхак Игебаевка 80 яшь. Шушы юбилеен Башкортстанның халык шагыйре исемен алып каршылады ул.
Башкортстандагы хәлләргә соңгы көннәрдә Мәскәү телевидение каналлары һәм интернет сәхифәләре күбрәк игътибар бирә башлады. Республикадагы тискәре күренешләр яктыртыла аларда.
Башкортстанның күрше Татарстан Республикасы белән чиктәш Октябрьски шәһәрендә 19 июнь көнне курайда уйнаучыларның төбәкара бәйгесе башлана.
Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова Казаннан әйләнеп кайтты. Анда ул Татарстан уку йортларына укырга керергә теләүче татар яшьләре хакында мәгълүматлар тапшырган.
Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтае йомгаклары турында фикер алышулар дәвам итә. Хәзер анда кабул ителгән мөрәҗәгатьләр алдагы эшләргә ачык бурычлар билгели, дип әйтелә.
Җомга көнне Уфада Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтае үзенең рәсми эшен тәмамлады. Шимбә көнне корылтай вәкилләре өчен бәйрәм чаралары оештырыла.
Бөтә донья башкорттарының күптән көтөлгән 3сө королтайы көнө алдынан Башкорт катын-кыззары ойошмаһы ла үзенең йыйылышын үткәрзе. Королтайза күтәреләһе проблемалар тикшерелде унда.
Уфа “Нур” татар театры яңа премьера әзерләп бетеп килә. Нурлылар тагын да Туфан Миңнуллин әсәрен сәхнәләштерә.
Уфада ВИЧ инфекциясе таралуга киртә кую мәсьәләләренә багышланган комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте.
Бөтендөнья башкортларының 3че корылтаена әзерлек тәмам. Бу хакта Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин матбугат очрашуында әйтте.
Бөтәдонья башкорттарының 10-11 июндә Өфөлә үтәсәк 3сө королтайы сиктәрендә беренсе тапкыр башкорт йәштәре королтайы ла узасак. Быйылгы королтайза йәш делегаттар бөтә вәкилдәрзең өстән бер өлөшөн тәшкил итә.
дәвам