Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдулхак Игебаев - халык шагыйре


Башкортстандагы өлкән буын шагыйрьләренең берсе Абдулхак Игебаевка 80 яшь. Шушы юбилеен Башкортстанның халык шагыйре исемен алып каршылады ул.

Башкортстан президентының Абдулхак Игебаевка халык шагыйре исеме бирү турындагы фәрманы республика рәсми газетларында басылып чыкты. Абдулхак Игебаев 1930 елда Баймак районының Күсәй авылында туып үсә. 1950 елда Башкортстан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

Шуннан соң яшь белгечне “Кызыл таң” татар газетына эшкә чакыралар. Абдулхак Игебаев республиканың төрле газет-журналларында эшли, шул ук вакытта әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда да белем ала. 30дан артык шигъри җыентык авторы А. Игебаев. Элегрәк танылган шагыйрь Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә дә лаек булган иде.

Хәзер Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исемне алуы уңаеннан хис-тойгылары белән уртаклашты Абдулхак ага. “Мин бик бәхетле кеше. Гомерем буе иҗат иттем. Байлык артыннан кумадым, барлык байлыгым шигырьләрем һәм тату гаиләм”, ди Абдулхак Игебаев.
XS
SM
MD
LG