Атнакич көнне Русиянең 1 телевидение каналы да Башкортстанга дикъкать юнәлтергә булган. Алексей Пимановның, Уфа вакыты белән 22.30 сәгатьтә эфирга чыгачак “Человек и закон” программасында янә дә Башкортстандагы тискәре күренешләргә бәйле мәгълүматлар булачак дип алхәбәр бирелде.
Алхәбәрдә әйтелүенчә, бу программада Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев өстеннән башланган мәхкәмә эшләре хакында сөйләнәчәк һәм күрсәтеләчәк. Анда шулай ук Игорь Изместьевның Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов белән ни дәрәҗәдә дуслар һәм хезмәттәшләр булуы турында да мәгълүматлар булачак, дип белдерелде.
Мәгълүм ки, элекке сенатор Игорь Изместьев Башкортстан рәсми хакимиятләре белән бик дус иде. Шуңа күрә дә сенатор итеп сайлануы да гаҗәп түгел. Аны шулай ук Урал Рәхимов белән бизнес хезмәттәшлеге дә якынайткан дигән хәбәрләр күптән йөрде.
Ә хәзер исә өч ел дәвамында Мәскәүдә тикшерү астында тотылган Игорь Изместьевны Урал Рәхимовны үтертергә җыенуда һәм башка җинаятьләрдә шикләнәләр. Элекке сенатор һәм эшкуар исә барлык гаепләүләрне кире кага һәм җинаятьләрдә Урал Рәхимов гаепле дип белдерә. Әле мәхкәмә утырышлары яңа хөкемдарлар белән яңабаштан башланып тора.
Башкортстан җитәкчелегенә һәм Урал Рәхимовка гаепләр ташланган тапшыруны берничә көн элек НТВ телевидение каналының “Максимум” программасы да күрсәткән иде. Мәскәү журналистларының шул тапшыруына карата республика җитәкчелеге карашын Башкортстан президенты киңәшчесе Сергей Лаврентьев махсус интервьюда белдерде. Аның фикеренчә, Башкортстанга каршы башланган идеологик һөҗүмнәрне акча түләп республиканың “дошманнары” оештыра.