Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә Мәүлид аена багышланган дини һәм мәдәни чаралар дәвам итә. Аларның чираттагысы узган шимбә Чишмә районының Шөңгәккүл авылы мәчетендә үтте.
Уфада яшәүче күренекле галим, чит телләр белгече, филология фәннәре докторы, профессор Рәхим Мөрәсовкә 75 яшь тулды.
18 гыйнварда Уфада 67 яшендә атаклы әдип, драматург, Башкортстанның халык язучысы Флорид Бүләков вафат булды.
Башкортстанда киләсе уку елында төбәк компоненты програмы нигезендә укытылырга тиешле китаплар исемлеге федераль тикшерүгә тәкъдим ителмәгән. Алар рөхсәт ителмәскә мөмкин.
Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовны кулга алырга күрсәтмә биргән.
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының яңа мөдире итеп Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән Илдар Хаҗиев билгеләнде.
Башкортстанның Чишмә районы үзәге Чишмә авылында 29 ноябрь көнне төрле районнардан җыр-моңга сәләтле башкаручылар җыелды.
Башкортстанның халык язучысы, профессор Суфиян Поварисовка 90 яшь тулу уңаеннан Уфада да, башка төбәкләрдә дә аның хөрмәтенә очрашулар оештырыла.
Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры мөдире Урал Гыйрфатуллин вазифасыннан китә. Бу хакта рәсми игълан ителмәсә дә, театрда бу хәлне раслыйлар инде.
Владимир Евтушенковның "Система" ягулык-энергетика ширкәте, финанс кыенлыклар кичерүе сәбәпле, 30 процентка кадәр хезмәткәрләрен киметергә мәҗбүр була.
Башкортстанның Борай районында Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестиваленең республика күләмендәге Татар лигасы уеннары булып узды.
Башкортстанның Туймазы районында шушы төбәктә туып үскән күренекле татар композиторы һәм шагыйре Әкрам Даутов тууның 100 еллыгын бәйрәм итәләр.
Башкортстанның Стәрлебаш районында оештырылган Акмулла исемендәге мәгърифәт-мәдәният фондына 20 ел тулды. Шул уңайдан 31 октябрь анда зур кичә үтте.
Узган атна ахырында Уфада татар һәм башкорт яшь башкаручыларының “Идел” халыкара фестиваль-бәйгесенең өченче өлеше һәм гала-концерт булып үтте.
Уфада күренекле татар галиме һәм дин әһеле Риза Фәхретдиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан чаралар уза.
1 ноябрь Уфада 2015 елга татар мөселман календарен тәкъдим итү чарасы үтте.
Уфада "Ихлас" мәчетендә җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Рашат Сафинның "Татар инануы" исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булып үтте.
Хәтер чарасын Башкортстанда 1991 елдан бирле эшләп килүче "Сәяси золым корбаннары ассоциациясе" белән Уфа мэриясе оештырды.
Уфада яшәүче күренекле композитор, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов озак тәнәфестән соң үзенең иҗат кичәсен үткәрде.
Уфада яшь башкаручыларның "Татар моңы-2014" телевизион конкурсының чираттагы сайлап алу бәйгесе узды.
дәвам