16 октябрь көнне Уфада ислам мәгарифе мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.
Декабрь аенда Мәскәүдә бөтенрусия “Татар кызы” бәйгесе узачак. Уфада оештырылган сайлап алу бәйгесендә 11 кыз матурлыкта, зирәклектә һәм сәләтләрен күрсәтеп көч сынашты.
Башкортстанның Бишбүләк районында яшәүче танылган татар журналисты Әнвәр Сөләйманов 60 яшьлек юбилеен билгели.
Уфадагы "Хәмзә" мәчете ишегалдында мәктәпкәчә яшьтәге татар һәм башкорт балалары өчен бакча төзелергә мөмкин.
Башкортстанда мәдәният елына багышланган бихисап чаралар оештырыла. Шуларның иң зурысы – “Башкортстанның мәдәни башкаласы” исемле марафон.
Быелгы уку елы Башкортстан югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре өчен азмы-күпме уңай үзгәрешләр алып килгән.
Башкортстанның Караидел районындагы Байкы-Юныс исемле татар авылы халкы бу көннәрдә бәйрәм рухында яши. Үзенең 300 еллык юбилеен билгели бу матур авыл. Шул уңайдан милли бәйрәмебез Сабантуйга охшатып зур бәйрәм оештырылды.
Уфадагы "Ихлас" мәчете чираттагы ифтар мәҗлесен оештырды. Мәчеттә узган бишенче ифтар мөтәвәллияте әгъзаларының матди ярдәме белән хәстәрләнде.
Башкортстанның Борай районында рәссамнарның "Танып су – 2014" исемле I Бөтенрусия арт-симпозиумы ачылды. Анда Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдән 25 рәссам катнаша.
Башкортстан мәчет-мәхәлләләрендә Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесләрен оештыру дәвам итә. Аларга йөзләрчә мөэмин-мөселман килеп вәгазьләр тыңлый, бергәләп авыз ача.
Башкортстанның Балтач районында "Татар гаиләсе – матур гаилә" исемле бәйгегә йомгаклар ясалды. Чираттагы зур чара Балтач районында үтте.
Башкортстанга эш сәфәренә килгән Русия Дәүләт думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов күп кенә файдалы эшләр башкаруга хәзер төрле грантлар оту мөмкинлеге булуын да әйтә.
Уфада туган якны өйрәнүчеләр бәйгесе йомгакларына багышланган зур фәнни конференция булып үтте. Анда Казаннан да күп кунаклар килде.
Уфада "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенә йомгак ясалды. Быел республика ярышмасында җәмгысе 117 укытучы катнашкан.
4 апрель көнне Башкортстанның Борай районы үзәгендә халык урам җыенына чыкты. Биредә яшәүче мөселманнар мәчет янында аракы кибете ачылуга каршылык белдерә.
3 апрель көнне Уфада “Башкортстан татарлары” берлегенең киңәйтелгән утырышы булып үтте. Анда кайбер оештыру мәсьәләләре каралды һәм быелга эш планы тикшерелде.
Нәүрүз бәйрәменең республика дәрәҗәсендәге чарасы 22 март көнне Уфаның Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак. Бүздәк районындагы Килем авылында быелгы бәйрәм зурлап оештырылды.
14 март көнне Башкортстанның Туймазы шәһәрендә “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле I төбәкара сәнгать бәйгесенең йомгаклау өлеше булып үтте.
6 мартта Уфада югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре талипларының VI "Ана теле-2014" бөтенрусия бәйгесе тәмамланды. Ярышмада җәмгысе 12 талип катнашты.
Уфада татар кызларының “Нәүрүз гүзәле-2014” бәйгесенең йомгаклау өлеше үтте. “Нәүрүз гүзәле-2014” исеменә Туймазы кызы Алинә Гыйззәтуллина лаек дип танылды.
дәвам