Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлебашта Акмулла фонды юбилее билгеләнде


"Күндерәккәй" башкорт ансамбле чыгышы
"Күндерәккәй" башкорт ансамбле чыгышы

Башкортстанның Стәрлебаш районында оештырылган Акмулла исемендәге мәгърифәт-мәдәният фондына 20 ел тулды. Шул уңайдан 31 октябрь анда зур кичә үтте.

Стәрлебаш районы элек-электән үзенең төпле белем биргән мәдрәсәләре, гыйлемле кешеләре, сәнгатьтә һәм әдәбиятта зур казанышларга ирешкән сәләт ияләре белән дан алган. Күпчелек халкын татарлар тәшкил итүче бу төбәк әле дә үзенең милләт җанлы шәхесләре белән горурлана ала.

Ягъфәр Хисмәтуллин
Ягъфәр Хисмәтуллин

20 ел элек райондагы бер төркем татар милли оешмалары вәкилләре, бергәләп киңәш корганнан соң, республикада тәү башлап күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмулла исемен мәңгеләштерү эшенә керешә. Алар Акмулланың төп чыгышы Миякә районыннан түгел, ә нәкъ менә Стәрлебаш төбәгеннән икәнен рәсми документлар белән дәлилли. Шуңа күрә дә атаклы якташлары хөрмәтенә махсус фонд булдырырга карар кылалар. Әлеге фондның матди өлешен тулыландыруны райондагы булдыклы татар егете, эшкуар Ягъфәр Хисмәтуллин үз өстенә ала. Ә оештыру эшләрендә аңа татар конгрессының райондагы бүлеге җитәкчесе, язучы Хисаметдин Исмәгыйлев һәрдаим ярдәм итеп тора.

Юбилейга чыккан китап
Юбилейга чыккан китап

Акмулла исемендәге фондның тырышлыгы белән районда язучылар оешмасы төзелә. Хәзер анда Язучылар берлеге әгъзалары да, берничәшәр китап чыгарган дистәдән артык башка иҗат әһелләре дә бар. Ягъфәр Хисмәтуллин ярдәме белән яшь һәм башлап язучыларның әсәрләре кергән “Язма гөл чәчәкләре” исемле ике җыентык та дөнья күрде. Фонд ел саен милли мәдәнияткә һәм әдәбият үсешенә зур өлеш кертүче якташларга Акмулла исемендәге премияләр дә тапшыра. 20 ел эчендә әлеге абруйлы бүләккә 17 кеше һәм өч коллектив лаек була. Фонд ел дәвамында бихисап мәдәни чаралар, теге яки бу якташның юбилей һәм иҗат кичәләрен дә оештыра.

Быелгы юбилейга милләтпәрвәрләр “Стәрлебаш районының Акмулла исемендәге премия лауреатлары” исемле китап бастырган. Анда фонд эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар да, Акмулла премиясенә лаек булганнар хакында белешмәлек һәм аларның әсәрләре дә урын алган.

Наилә Гыйззәтуллина
Наилә Гыйззәтуллина

20 еллык юбилейга фонд җитәкчеләре матур кичә әзерләгән. Аңа Уфадан һәм Стәрлетамак шәһәреннән дә танылган язучылар чакырулы. Бәйрәм чарасы әдипләрнең “түгәрәк өстәл” сөйләшүе белән башлана. Башкарылган эшләр хакында нәтиҗәләр ясау белән бергә киләчәккә бурыч-максатлар да билгеләнә. Стәрлебаш районы язучылар оешмасы җитәкчесе Наилә Гыйззәтуллина районда татар һәм башкорт телләрендә иҗат итүче каләм әһелләренең берничә җыентыгы нәшриятка әзерләнеп тапшырылуы хакында әйтә.

Язучыларның түгәрәк өстәл сөйләшүе
Язучыларның түгәрәк өстәл сөйләшүе

Кичен юбилей уңаеннан Стәрлебаш район мәдәният йортында зур мәдәни-әдәби чара башланды. Анда төрле елларда Акмулла премиясенә лаек булучыларны хөрмәтләү дә оештырыла. Фонд рәисе Ягъфәр Хисмәтуллин үз чыгышында егерме ел дәвамында үзе белән бергә зур эшләр башкарган милләттәшләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерә һәм киләчәктә дә милләтне алга җибәрердәй игелекле гамәлләр кылырга чакыра. Кичә барышында язучылар һәм шагыйрьләр үз әсәрләрен укыды, ә инде сәнгать осталары башкарган җырлар һәм биюләр бәйрәм мәҗлесен тагын да ямьләде.

XS
SM
MD
LG