Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазыдагы татар бәйгесендә башкорт егете җиңде


“Рамазан” төрки милли-агарту үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов бәйгенең җиңүчесе Вафа Мәүлетовны котлый
“Рамазан” төрки милли-агарту үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов бәйгенең җиңүчесе Вафа Мәүлетовны котлый

14 март көнне Башкортстанның Туймазы шәһәрендә “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле I төбәкара сәнгать бәйгесенең йомгаклау өлеше булып үтте. Күренекле татар җырчысы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов башлангычы белән оештырылган ярышма байтак талант ияләрен ачты.

Әлеге бәйге турындагы хыялын Фән Вәлиәхмәтов күптәннән күңел түрендә йөрткән. Талант иясе әйтүенчә, әлегә кадәр мондый бәйгенең булганы юк иде. Аның үзенчәлеге - ярышманың исемендә үк чагыла. Конкурста катнашучы үзе җырларга һәм үзе үк нинди дә булса гармунда уйнарга тиеш. Нинди дә булса, дигәндә Фән әфәнде аерып әйтә - йә тальянда, йә ике рәтле гармунда (гади итеп әйткәндә, “хромкада”) уйнау шарт.

Бәйгенең афишасы
Бәйгенең афишасы
Фән Вәлиәхмәтовка бу конкурсны оештыруда Марат Шәрипов җитәкләгән “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге һәм Туймазы шәһәре хакимияте ярдәм итә. Матди чыгымнарның зур өлешен танылган композитор һәм эшкуар Фәнир Галимов үз өстенә алган. Бәйге үзе төбәкара дәрәҗәсен ала һәм Башкортстаннан тыш анда Татарстан республикасыннан, Чиләбе һәм Оренбур өлкәләреннән сәләтле милләттәшләр катнаша.

Бәйгечеләр ике төркемгә бүлеп бәяләнә - 20 яшькә кадәргеләр һәм 20 яшьтән 50 яшькәчә булган сәләт ияләре. Икенче турга 30дан артык талант иясе узган. Иң куанычлысы – бу бәйгедә милләтебез балалары да бар. Иң яшь катнашучыга 6 яшь. Уфадан Рушана Янгирова ул. Бу бәйгедә аның 13 яшьлек абыйсы Рөстәм Янгиров та катнашты.

Жюрига Фән Вәлиәхмәтов үзе рәислек итте. Ә аның ярдәмчеләре – танылган җырчылар һәм композиторлар, музыкантлар Рамил Курамшин, Айдар Галимов, Фәнир Галимов, Марат Шәрипов һәм башка талант ияләре.

Фән Вәлиәхмәтов
Фән Вәлиәхмәтов
Бәйгенең икенче өлеше 14 март көнне иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итте. Җыр-моңга сәләтле утыздан артык бәйгече халык җырларын да, композитор әсәрләрен дә башкара. Жюри әгъзалары әйтүенчә, беркемгә дә бернинди әшнәлек, туган-тумачалык мөнәсәбәте күрсәтелми, таләп һәркемгә тигез. Моның шулай булуы читтән дә чынлап ачык сизелде. Кичке гала-концерт алдыннан жюри тагын бер җыелып, фикерләрне уртак бер бәягә китерде.

Гала-концерт бәйге көн озыны барган Туймазы шәһәре “Родина” мәдәният сараенда ук үтә. 400дән артык урынлы залы булган бу мәдәният үзәгенә билетлар күпкә алдан сатылып беткән. Алма төшәр урын да юк. Үзенчәлекле бәйгенең соңгы өлешенә дөрестән дә иң көчлеләр сайлап алынган.

Рөстәм Янгиров - яшьләр арасында җиңүче
Рөстәм Янгиров - яшьләр арасында җиңүче
Гала-концертта иң күп алкышларга бертуган Янгировлар – 6 яшьлек Рушана һәм 13 яшьлек абыйсы Рөстәм лаек. Рөстәм Уфаның 45нче санлы урта мәктәбенең 7нче сыйныфында белем ала. Шулай ук музыка мәктәбенә йөри, гармунда уйный, җырлый. Әлеге ярышмада “Герман көен” башкарып, жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да әсир итте ул. Айдар Галимов әйтүенчә, Рөстәм әлеге җырны шулкадәр тәэсирле башкарды ки, күпләр хәтта күз яшьләрен тыя алмады.

Бәйгедә төп җиңүчегә - Гран-при иясенә бүләккә Фән Вәлиәхмәтовтән искитмәле матур эшләнгән тальян гармун вәгъдә ителгән иде. Әмма бу бүләккә лаек талант иясе булмавы әйтелде. Ә өлкәннәр арасында беренче урынга Зианчура районыннан Вафа Мәүлетов лаек дип танылган. Иң кызыгы шунда – татар сәнгать бәйгесендә шушы саф башкорт егете җиңеп чыкты. Монда ниндидер шикле гамәл эзләү урынсыз иде. Чөнки Вафа әфәнде чынлап та үзенчәлекле талант иясе. “Кара урман” җырын искитмәле матур һәм моңлы башкарып бар халыкның сөюен яулады ул. “Мин татар җырларын һәм башкорт моңнарын яратам” дип әйтте ул җиңүче бүләкләрен кабул иткәндә сүз алып. Вафа Мәүлетов - Зианчура районы үзәге Исәнгол авылы мәдәният сараендагы “Үсәргән егетләре” вокаль ансамбле җитәкчесе. Имәндә икән чикләвек, дип әйтәсе генә кала.

Бәйгедә җиңүчеләр сәхнәдә
Бәйгедә җиңүчеләр сәхнәдә
Шулай да татар сәнгате бәйгесендә башкорт егетенең җиңеп чыгуына ризасылык белдерүче тамашачылар да бар иде. Алар әйтүенчә, башкорт милләте вәкилләре өчен республикада болай да әллә күпме сәнгать бәйгеләре оештырыла. Шуңа күрә татар бәйгесендә фәкать татар сәнгатькәрләре генә катнашса, яхшырак булыр иде, ди алар.

Гала-концерт барышында шулай ук ике төркемдә дә өчәр урындагы җиңүчеләр билгеләнде һәм алар да кыйммәтле бүләкләр алды. Тагын да махсус бүләкләр – сирәк башкарылучы татар халык җырын моңлы ишеттерүчегә һәм тагын дистәгә якын төрле номинациядә җиңүчеләргә тәтеде.

Гала-концерт барышында жюри әгъзалары булган күренекле җырчылар да үзләренең иң матур җырларын башкара. Алар арасында Айдар Галимов, Салават Әкъсәнов, Мәгариф Әхмәдиев, Илгиз Закиров, Рамил Курамшин һәм башкалар да иң популяр җырларын башкарып озак алкышлар белән бүләкләнде.

Фән Вәлиәхмәтов әлеге конкурсны ел саен оештыру теләген әйтә һәм аның елдан-ел тагын да камилләшә барачагын ышандыра. “Миңа алмашка күбрәк яшь талантлар килсен иде, ә аның өчен менә шундый зур бәйрәм-бәйгеләр оештыру кирәк”, ди ул.
XS
SM
MD
LG