Эшләргә дә, ял итәргә дә уңай шартлар булдырган Ижауда яшәүче Резедә белән Фәнис Гайнетдиновлар бакчаcында гаҗәп әйберләр байтак.
Ижауда танылган гаилә - Ватан сугышы ветераны Зиннур Дәүләткиров һәм укытучы Сәлимә Ситдыйкованың бергә гомер итүләренә 60 ел.
Ижауда яшәүче Шәймәрдановлар гаиләсендә туган телендә генә аралашалар.
Рамазан аеның икенче ун көне бара. Мөселманнар ураза тотып, изгелек кылып, белем туплап уздырырга омтыла.
Элек маршрут автобусларын ир-егетләр генә йөртә иде. Быел шәһәрнең берничә маршрут автобусын хатын-кызлар йөртә башлады.
Ислам динен тотучылар Рамазан аеның беренче атнасын ураза тотып, Коръән укып, дога кылып, ярдәмләшеп уздырды. Мәчетләргә ифтарларга ураза тотучылар күпләп җыелды. Алар тәрәвих намазын дин кардәшләребез белән бергәләп укырга омтылды.
Рамазан ае башланыр алдыннан яшь әниләр балалары белән Ижау шәһәренең бер шифаханәсендә мөселманча ял итеп алды.
Ижауның 116нчы балалар бакчасында сабыйлар тәрбия һәм башлангыч белем генә алмый татар теле дәресләренә дә йөри.
Рөстәм Вәлиуллин җеназасына җыелган мөселманнар аның кебек белемле һәм ачык йөзле адвокатлар кирәк, дип белдерде.
Удмуртия татарлары республикакүләм Сабантуйга Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркына җыелды.
Ижауда яшәүче шагыйрә Фәридә Айдарова-Хафизова күңелендәге саф хисләрне кышкы аклык аркылы сурәтли.
Яган авылы Сабантуен быел да “Чишмә” оешмасы җитәкчесе Альберт Әхкәмиев оештырды.
14 июнь Удмуртия мөселманнары тормышында тарихи вакыйга булып калачак. Ижауның Устинов районында төзелгән “Иман нуры” мәчете рәсми рәвештә ачылды.
Удмуртиядә яшәп иҗат итүче язучылар Казанда үткән Татарстан язучылар берлеге корылтаенда кабул ителгән карарлар хакында фикер алышты.
Удмуртия ТИҮнең идарә утырышында узган уку елына нәтиҗә ясалды, киләсе уку елына татар сыйныфлары туплау һәм Сабантуй үткәрү турында сүз барды.
Ижау шәһәренең 55нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфларның соңгы кыңгырау тантанасы үтте.
Ижау шәһәренең педагогика көллияте филиалында чыгарылыш курс студентлары соңгы кыңгырау чарасына җыелды.
Ижауның 215нче балалар бакчасында татар телендә укыту һәм милли тәрбия алып барылуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Ижау шәһәренең 6нчы санлы татар гимназиясендә гаилә көненә багышланган чарада башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре, дәү әниләре дә катнашты.
Удмуртия татар иҗтимагый үзәге Габдулла Тукайның туган көне алдыннан яшь музыкантлар бәйгесен уздыруны гадәткә кертергә ниятли.
дәвам