Кайсы гына гаиләне алма - аларның һәрберсе үзенчә бәхетле. Ә бәхетне һәр гаилә үзенчә аңлый. Матур тормыш кору өчен, иң беренче чиратта гаилә башлыгы һәм хуҗабикәнең бер сүздә булуы кирәк. Киңәшләшеп, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне үтәп яшәгәндә генә гаилә учагы сүнмәячәк. Өйдә шатлык, бәхет артканнан арта барачак дигән фикердә Шәймәрдәновлар.
Рәфис белән Фәгыйлә Шәймәрдановлар гаиләсендә соңгы айларда төп урынны оныклары - җиде айлык Илзар тота. Ул - олы кызлары Лилиянең улы. Бик җитез, хәрәкәтчән бала. Аның белән шөгыльләнү - барысы өчен дә зур шатлык. Бәләкәй бала белән бишектән үк туган телендә аралашу – һәр гаилә әгъзасының бурычы. Лилия үзе дә әле бакчада йөргән вакытта ук әти-әнисенә үзе белән туган телендә генә сөйләшергә теләген җиткерә.
Эльвира сүзләренчә, бу хакта ул үзе хәтерләми. Әмма гаиләдә бу сүзләрне еш кабатлыйлар икән. Бакчада бала белән рус телендә генә сөйләшегез дип әйткәннәр. Әти-әнисе кызлары белән өйдә русча аралаша башлагач, бала “мин бакчада русча, ә өйдә татарча сөйләшәм" дигән. Бу өлкәннәр өчен бик яхшы дәрес булган. Татар телендә аралашу – кагыйдә.
Миллилек канга сеңеп туган дип әйтсәк дөрес булыр. Гаиләгә ике яктан да өлкән буын вәкилләре милли рухны саклап калу һәм үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.
Эльвира җәй айларында әби-бабасы янында Татарстанның Әгерҗе районында һәм әнисенең туган ягы Пермь төбәгендә уздыра. Анда туган теленә, халкыбыз тарихына кызыксыну уяталар. Бераз соңрак тарих һәм тел белән кызыксыну аны “Иман” татар яшьләре берлегенә китерә. “Шаян йолдызлар” ансамблендә татарча җырларга, биергә өйрәнә.
Рафис белән Фәгыйләнең тормыш корып яши башлауларына быел утыз ел тулды. Танышу мизгелләрен Фәгыйлә һәм Рәфис Шәймәрданов бик яхшы хәтерлиләр. Фәгыйләне Казаннан Әгерҗе төбәгенә көзге эшләргә җибәрәләр. Шунда Рәфис белән таныша. Бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булалар.
Бер-берсен яратып, бер-берсенә терәк булып алар инде 30 ел гомер итәләр. Ике кызлары – киләчәккә өметләре. Матур тормышның нигезе бик гади. Әйтергә кирәк, шуңа да ул бик нык та. Бер-береңә ышану – бу фикерне ир дә, хатын да бер авыздан әйттеләр. Икесе эшчән, тырышлар.
Рәфис – балта остасы. Ишек алдында аның берничә эше тора. Алар матур да, кызыклы да. Рәфис күптән түгел “Бәхет” ансамбленә йөри башлаган. Ансамбль төрле пьесалар куя. Сәхнәдә кулланыр өчен берничә декорация ясаган. Тиздән Камбаркада тимер юл төзелүенә багышланган чарага “Бәхет” ансамбле сәхнәләштерелгән күренеш әзерли. Рәфис Шәймәрдәнов шушы спектакльгә дә берничә декорация ясаган. Хәзер алар ишегалдын бизәп торса, тиздән сәхнә түрендә урын алачак.
Гаиләдә хатын-кыз һәм ир-ат эшләрен бүлешү юк. Тормыш дилбегәсен икәү бергә тарталар. Фәгыйлә чәчкәләр үстерә, аларны да бергә карыйлар. Бакча тулы җиләк-җимеш, яшелчә. Ә шулайда хуҗабикә башка хуҗалык эшләре белән чагыштырганда аш-су пешерергә аеруча ярата икән.
Милли ризыкларыбыз һәрвакыт өстәл түрендә. Гаиләне тәмле һәм татлы ризыклар белән сыйлау гадәттә. Әнисенә кызлары да ярдәмгә килә. Алар да уңган хуҗабикәләр. Кече кызлары Лилия – тегү остасы. Лилия әтисенә, апасына милли киемнәр дә теккән.
Гаиләдә туган телдә аралашу – әти-әнинең бурычы. Эльвира моны үз гаиләсендә дәвам итә. Буыннар чылбыры өзелмәс, Шәймәрдәновлар шәһәр кысаларында милли рухлы балалар тәрбияләүгә ирешкән.