Ижау шәһәренең 12 санлы мәктәбе үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу чара 12 ноябрьдә шәһәрнең “Аксион” мәдәният йортында зурлап уздырылды.
Удмуртия телевидениесенең 55 еллыгы көннәрендә Ижауда төбәкара радиожурнал әзерләүче хәбәрчеләр җыены узды.
10 ноябрьдә полиция (элекке милиция) хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгели.
Удмуртия татар иҗтимагый үзәге әгъзалары милли матбугат һәм мәгълүмат чараларының киләчәген тикшерде.
4 ноябрьдә Удмуртия телевидениесенә 55 ел тула. Тарихта беренче тапкыр зәңгәр экраннардан телетапшырулар эфирга чыга башлавы зур шатлык булса, бүген инде моны тамашачы кагыйдә буларак кабул итә.
Мөселманнар өчен изге булган Мәккә-Мәдинә шәһәрләренә бу көннәрдә Удмуртиядән дә дистәләрчә мөселман китте.
Удмуртиянең татар дөньясында танылган авылларының берсе – Балезино районы Кистем авылы.
Бүген Удмуртиядә 400 меңнән артык пенсионер исәпләнә. 111 мең хезмәт ветераны, 4 мең сугышта катнашучылар һәм инвалидлар, 20 меңнән артык тыл ветераны теркәлгән.
Удмуртиянең Балезино районындагы 120 еллык тарихы булган Падера авылында таштан яңа гыйбадәт бинасы ачылды.
Күптән түгел Удмуртиянең Балезино районы Падера авылында оешкан “Очрашу” ансамбленең IV Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашып, канатланып кайтулары турында сөйләгән идек. Ансамбль фестивальдә икенче урынга лаек булган иде. Бүген әлеге коллектив белән якынрак танышырга чакырабыз.
Октябрь – өлкәннәр ае. Өлкәннәр бүген ничек яши? Апа-агайлар ни белән мәшгуль? Яшәү шартлары канәгатьләнерлекме?
Удмуртиянең Балезино районы Падера авылында берничә ел элек кенә оешкан өлкән яшьтәге апа-әбиләрнең "Очрашу" ансамбле Перьмдә үткән “Түгәрәк уен” IV Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә катнашты һәм “Иң яхшы вокал” бәйгесендә икенче урынны алды.
Удмуртиянең Балезино районы Падера авылы иң зур авыллардан санала. Аңа 220-230 ел дип исәпләнә. Бу көннәрдә авыл халкы сөенечле мизгелләр кичерә. 120 еллык тарихы булган авыл мәчете янында таштан яңа гыйбадәтханә калкып чыкты. Әлегә мәчетнең манарасы юк. Шулай да 17 сентябрьгә яңа иман йортын рәсми рәвештә ачу тантанасы билгеләнде.
Яңа уку елында ана теле укытучыларын нинди яңалыклар көтә? Укыту програмында үзгәрешләр бармы?
Өченче ел рәттән ислам дине кануннарын үтәп яшәүче ата-аналар ул-кызларын мәчет янында төзелгән филиалга укырга китерә. Ике ел балалар мәктәпкә яраклаштырылган бүлмәләрдә укыса, хәзер алар матур, якты сыйныф бүлмәләрендә белем алачак. Мәчет янында төзелгән бина Ижау шәһәренең 97 санлы мәктәбенең филиалы булды.
Укыту һәм тәрбия бирүдәге яңа стандартлар инде быел ук балалар бакчасында гамәлгә керә. Бүген бакчаларда методистлар, тәрбиячеләр яңа уку елына планнар билгели, аларны тормышка ашыру өчен яңа алымнар эзли.
Ижауга Казаннан “Универсиада – синең шәһәрдә” дип аталган махсус поезд-машиналар кәрваны килде.
Быел Удмуртиянең 664 башлангыч, урта һәм гомуми белем бирү, шулай ук 15 кичке мәктәбе ишекләрен ачты.
Имам- хатыйб Равил хәзрәт Газизов сүзләренчә, “Иман нуры” мәчетендә ир-атлар залында 450ләп кеше булган.
Ижау шәһәренең Устинов районында яшәүче дин кардәшләребез өчен дин кануннарын үтәү мөмкинлеге артты. Соңгы елларда «Иман нуры» мәчетендә намазларга йөрү, дин белеме туплау, ифтар ашлары уздыру, тәрәвих намазларын бергә уку гадәти күренешкә әверелде.
дәвам