Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау татар гимназиясендә ана телен яңа укытучы укытачак


Ләйсәния Гатауллина
Ләйсәния Гатауллина

Быел Удмуртиянең 664 башлангыч, урта һәм гомуми белем бирү, шулай ук 15 кичке мәктәбе ишекләрен ачты. Аларда 150 мең укучы парталар артына утырды.


Ижау шәһәренең татар гимназиясендә быел балаларга ана телен яңа мөгаллимә Ләйсәния Гатауллина укытачак. Ләйсәния Ижау кызы, татар гимназиясенең беренче чыгарылыш укучысы. Ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап кайтты. Хәзер үзендә ана теленә кызыксыну уяткан һәм ярату хисе тәрбияләгән укытучылары белән бергә татар телен укытачак.

Ләйсәния Гатауллина шуларны сөйләде:

”Мин бик шат, чөнки үзем укыган гимназиядә эшләячәкмен. Күптәнге теләгем татар теле укытучысы булу һәм мәктәптә белем бирү тормышка ашты. Беренче тапкыр бу уйлар алтынчы сыйныфта укыганда килде. Безне татар теленнән Рәзилә Беркутова укыта башлады. Аның дәресләрен бик яраттым. Шуңа укытучыма һәм ул вакытта әле үзем дә аңлап бетермәгән филолог сүзенә гашыйк булдым. Гимназияне тәмамлагач без өчәү Казанга укырга кердек. Тик мин генә Казан университетының татар теле һәм тарихы факультетын сайладым. Уку бик ошады. Белем алу да һәм төрле очрашулар да күңелгә хуш килде”.

Казанда алган белемен бүген гимназия укучыларына җиткерү, яңа алымнар кулланып, балаларда татар теленә кызыксыну уяту теләге белән килгән яшь белгеч гимназиягә. Дөрес, мәктәптә эшне башлап җибәрергә бик җиңел булмас. Әмма үзенә белем биргән укытучылары – хәзер коллегалары ярдәмгә килергә әзер.

Ләйсәния гимназиянең ана теле укытучысы
Рәсилә Габдрахманова
белән бергә татар теле бүлмәсен яңа уку елына әзерләүдә булышкан. Үзенең укыту бүлмәсен дә бизәргә кирәк булачак. Тәҗрибәне Казан мәктәпләрендә дә туплаган ул. Дөрес, анда татар теле дәресләрендә техник мөмкинлекләр бик киң кулланыла. Әлегә бу яктан биредә алар чикләнгән.

Яшь белгечкә дәресләрдән тыш өстәмә йөкләмә дә биргәннәр. Ул гимназиядә әдәбият түгәрәген дә алып барачак.

Гимназиядә язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына зур игътибар бирелә. Укучылар дәресләрдә еш кына җирле язучылар белән очраша. Быел балалар өчен аеруча шатлыклы күрешүләр күп булды.

2011 елны татар дөньясы Габдулла Тукай елы дип игълан итте. Бу уңайдан гимназиядә шәһәр күләмендә шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстаннан танылган язучылар, шагыйрьләр катнашты. Гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова: “Шундый очрашулар телгә кызыксыну уята, үзебез дә алар белән аралашып фикерләр, эш алымнары туплап калабыз”, диде.

Яңа уку елында гимназиядә эш планын тулыландырып, дәресләрне дә, чараларны да кызыклы итеп уздырырга ниятли укытучылар.

Татар теле укытучылары яңа уку елы алдыннан Татарстанның Мөслим районында булып, коллегалары белән очрашып, тәҗрибә туплап кайтты. Рәсилә Габдрахманова сүзләренчә, районда мәктәпләр югары дәрәҗәдә техник җиһазлар белән тупланган, укытучыларга эшләр өчен шартлар күпкә яхшырак. “Алар өчен сөенеп кайттык, безгә дә ярдәм итүче булса иде”, дип ассызыклап үтте укытучы.

Удмуртиядә татар теле укытучыларын техник җиһазлар белән тәэмин итү әлегә түбән дәрәҗәдә. Дәреслекләрне дә яңаларына алыштырасы иде дигән теләктә алар. Шул вакытта балаларда татар теленә тартылу, аны өйрәнергә теләк тә югарырак дәрәҗәгә күтәрелер иде.
XS
SM
MD
LG