Удмуртиядә яшәүче шагыйрә Гөлфия Исхакова соңгы ике елда аеруча илһамланып иҗат итә. Күптән түгел аның Казанда "Сукыр мәхәббәт" дип аталган хикәяләр җыентыгы чыкты.
Казанда "Мәгариф-Вакыт" нәшриятында удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Сергиның татар телендә "Ах, канатлар булса.." дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.
Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин әйтүенчә, быел вакытның соң булуына да карамастан дин тотучылар тәравих намазларына күпләп йөри.
Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетендә Рамазан аена әзерлек алдан башланган. Гыйбадәт кылырга килүчеләрне сөендереп, мәчет тирәсенә күп итеп чәчкәләр утыртканнар.
Удмуртиядән Универсиадада ике йөз волонтер, тугыз спортчы һәм хакимнәр катнашачак.
30 июньдә милли бәйрәмебез - Сабантуй быел да республикакүләм Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үтте.
Удмуртиянең өч йөз елдан артык тарихы булган Кистем авылында 30 июнь көнне халык көче белән төзелгән яңа мәчет ачылачак.
22 июнь – Ватан сугышы башланган көн алдыннан Ижау шәһәренең 10нчы мәктәп балалары әсирлеккә төшкән маҗар солдатларына куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерде.
Ижау шәһәренең 107нче санлы балалар бакчасы инде биш ел сабыйларны татар милли йолаларына, гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбияли.
6 июньдә Ижауның үзәк мәйданында Универсиада утын кабызу тантанасы узды. Ижау Универсиада уты эстафетасында унтугызынчы шәһәр булды.
Ижауның “Атлантида” эстрада бию ансамбле Петербурда узган халыкара хореография фестивалендә лауреат исемен яулап кайтты.
Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасы ике дистә елдан артык татар балаларына туган телен өйрәтү юнәлешендә уңышлы эшли.
Татар галимнәрен берләштерү турында милләттәшебез, Ижау авыл хуҗалыгы академиясе галиме Илдус Фатыхов инде күптән уйланып йөри.
Удмуртия мөфтияте Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә алтынчы ел рәттән балалар арасында Коръән уку буенча бәйге оештыра.
Ижауда утызынчы елларда татарлар тупланып яшәгән Ленин районында татклуб булуы билгеле. Анда үзешчән театр труппасы эшләве мәгълүм.
Ижауның 6нчы сәнгать мәктәбенә инде өч дистә ел булуына карамастан үз бинасы юк. Шәһәр хакимиятендә күп еллар бу мәсьәләне хәл итү кичектерелеп килә.
Үткән якшәмбедә җырчы Таңсылу Бәйрәмгулованың иҗат кичәсенә тамашачылар зал тутырып килгән иде.
17 апрель көнне Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында әдәби түгәрәк вәкилләре җыелды.
Удмуртиянең атказанган укытучысы, музыка белгече Гайсә Талипов көзге ясаучылар нәселеннән. Аның фатирында ярты гасыр элек үз куллары белән ясаган көзге сакланган.
"Удмуртия чишмәләре" бәйгесендә Әлфинә Сөләйманова халык уен кораллары номинациясендә гран-прига лаек булды.
дәвам