Татарлар күмәк яшәгән төбәкләрдә халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуйлары гөрләп узды. Иртәдән кичкә кадәр татар көйләре бөтен тирә- якка яңгырап торды. Сабантуйга килгән кунакларны “Асылъяр” ансамбле әгъзалары милли ризыгыбыз чәк-чәк белән җырлап каршы алды. Ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова: “Бәйрәм хисе булсын дип тырышабыз. Матур җырлар өйрәндек. Килгән халыкны түгәрәккә чакырып, биетәбез. Спонсорлар районнардан килгән делегацияләрне каршы алырга чәк-чәк пешереп китерде”, дип уртаклашты.
Дәрәҗәле кунакларны да “Асылъяр” ансамбле каршы алды. Республика хакимияте вәкилләрен сәламләп, удмурт авторы Петр Кубашевның “Эх, сез, матур кызлар!” җырын өч – татар, удмурт, рус телендә башкарды.
Стадион тулы халык. Сабантуен шушы мәйданда уздырылуына милләттәшләребез дә, башка халыклар да күнекте. Дөрес, берничә тапкыр милли бәйрәмебезне шәһәр читендәге Чекирил спорт комплексы аланында уздырылуын да искә алдылар кайберәүләр.
Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгут ага Гаратуев 1991 елның нәкъ 30 июнендә Удмуртия башкаласы Ижау тарихында беренче тапкыр – нәкъ шушы Киров паркында Сабантуй уздырылганын искә төшерде.
“Халык күп килгән иде. Ат чабышын уздырып булмады. Югыйсә, хәзерге кебек биредә стадион юк иде, ачык кыр иде. Авыл хуҗалыгы академиясе студентлары атлар белән килеп, төрле күнегүләр күрсәтте”, диде Мәсгут ага Гаратуев. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, ул вакытта Сабантуен татар иҗтимагый үзәге халыктан җыелган бүләкләргә оештыра. Хәзер милли бәйрәмне уздыруга республика хакимияте дә финанс ярдәм итә.
Сәгать унбердә Сабантуен тантаналы рәвештә җирле бию ансамбльләре башлады. Республикада яшәүче милләтләрнең биюләре, җырлары белән үрелгән күренеш халык күңелендә җылы хисләр калдырды.
Җыелган халыкны сәхнәдән республика хакимияте вәкилләре бәйрәм белән котлады. Шулай ук дүртенче ел рәттән Сабантуен оештырырга һәм матур итеп уздырырга ярдәм итүче Татарстанның Саба районы делегациясе җитәкчесе район башлыгы Рәис Миңнеханов та котлау сүзләрен җиткерде.
Удмуртия хакимияте вәкилләренә Рәис әфәнде түбәтәйләр бүләк итте. “Без хәзер барыбызда бер-беребезгә ошаган дип”, көлдереп тә алды. Саба районы башлыгы Удмуртиядә милли хәрәкәт башында торган татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты Мәсгут Гаратуевка да җылы сүзләр әйтте, бүләк тапшырды.
Гадәттәгечә, Сабантуйга җыелган халык күңел ачты, көч сынашты.
Беренчеләрдән булып капчык сугышы башланды, аларны халык рәхәтләнеп күзәтте. Инде беренче җиңүчеләр дә булды. Ильяс Окишев. Ел саен милли уеннарда катнашып, бүләксез китми икән.
Тимур Әхмәтов капчык киеп йөгерүдә иң җитезләрдән булды. Башка ярышларда да халык күпләп катнашты.
Сабантуй - дуслар, танышлар белән очрашу урыны да. Ижаулылар Эльвира һәм Илгиз Хөсәеновлар төнлә генә Пермь өлкәсендә узган авыл федераль Сабантуеннан махсус Ижау Сабантуен күрергә дип ашыгып кайтканнар. Илгиз уеннарда катнашырга, баганага менәргә нияте булуын әйтте. Әмма тормыш иптәше башка ярышларда катнашырга өнди икән.
Тагын икенче бер яшь гаилә - әле бер айлык кына сабыйлары белән берничә сәгатькә генә булса да бәйрәмгә килгән. Кечкенә Тимур шулай итеп беренче Сабантуенда катнашты дип әйтергә мөмкин.
Танылган җырчы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Таңсылу Бәйрәмгулова тормыш иптәше, оныклары белән бергә чыккан бәйрәмгә. Кызларына берничә атна элек Башкортстанда үткән Сабантуйларын да күрсәтеп кайткан. Җиде яшьлек кызларга милли ярышлар бик ошаган. Әмма үзләре әлегә күзәтеп йөрүчеләр генә.
Мәйданда балалар, дөрестән дә күп иде. Алар бау тартуда, чүлмәк ватуда, капчык киеп йөгерүдә катнашу өчен чират торды.
Һәр Сабантуйның матур бизәге – ул татарча көрәш. Көрәшне кечкенәләр башлады. Аларны тамашачы читтән күзәтсә, егетләр һәм ир-атлар бил алыша башлагач, халык көрәш мәйданын уратып алды. Быел көрәштә Удмуртиянең үзенең данлыклы спортчылары һәм Татарстаннан килгән бик көчле батырлар катнашты. Аеруча Сабантуй батыры өчен Удмуртия көрәшчесе Таһир Хуҗагалиев һәм Сарманнан Русия чемпионы Илшат Гайнетдинов арасында көрәш озакка сузылды. Әмма тамашачы өчен бу искиткеч матур күренеш булды. Дөрес, монда ике якның да җанатарлары башта хакимнән канәгатьсезлек белдереп шаулашып та алдылар.
Татарстаннан килгән көрәшчеләр Удмуртия хөкемдарларына үпкә сүзләрен белдерде. Алар милли көрәшне аңлап бетерми, шуңа балл бирүдә сак, әллә инде үзләренең көрәшчесенә яклау күрсәтә дигән фикерләр ишетергә туры килде. Әмма техник яктан Илшат Гайнетдинов әзерлерәк булды. Ул үзеннән күпкә авыр булган Таһир Хуҗагалиевны сыртына салды. Илшат авыр булуына карамастан көрәштән канәгать. Көрәшчеләр Казанда узачак Универсиада програмына билбау көрәше кертелүен хуплап, татарча көрәшне пропагандалауда бик зур роль уйнавын билгеләделәр.
Быелгы Сабантуен оештыру җиңел булмаган, бу хакта милли сәясәт министрлыгы белгече Айрат Гайнетдинов җиткерде. Шул ук вакытта ул киләчәктә бүләкләр хәстәрләүдә башка алымнар кулланырга кирәклеген билгеләп үтте. Мисал өчен, бүләкләр алмаска, конвертта акча бирергә мөмкин, диде.
Матур кояшлы көн, искиткеч матур концерт програмы, балалар мәйданчыгында активлык, туганнар белән күрешү, дуслар белән аралашу – болар барысы ел буена тамашачы күңелләрдә сакланачак.