Киләчәктә интернет телевидениене басып китәчәк, диләр. Асылда, бу инде хәзер үк күзәтелә. Бүгенге яшьләр телевизорга караганда санак алдында күбрәк вакыт уздыра. Гадәти мәгълүмат чаралары интернет белән инде ярыша алмый. Шау-шу тудыру өлкәсендә бигрәк тә.