АКШ президенты Барак Обама ракета калканы планын үзгәртү карары – Русиягә ясалган ташлама түгел, диде. Шул ук вакытта ул Мәскәү бу карардан соң тынычланыр дип өметләнә.
НАТОның генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Русияне АКШ белән альянска кушылып, XXI гасыр янауларына каршы бергәләп көрәшергә чакырды.
Американ президенты Барак Обама Европада ракета калканын урнаштыру планын үзгәртү турында игълан итте.
АКШ күзләү идарәсе Америка мәнфәгатьләренә яный алган илләр исемлеген бәян итте.
Сишәмбедә Русия Грузиянең ике сепаратист төбәге белән хәрби хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Үлем җазасы кайтарылган очракта, Русиягә Европа шурасыннан чыгарга туры киләчәк. Страссбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бетәчәк, дигән сүз.
Американ президенты Барак Обама хакимияткә килгәндә Русия белән мөнәсәбәтләрне төзәтергә вәгъдә иткән иде. “Сүндереп-кабызу” сәясәте эшлиме?
Венесуэла президенты Уго Чавес Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды. Җавап итеп Русия җитәкечләре аңа уңайлы алыш-биреш тәкъдим итте.
11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң үткән сигез ел эчендә Әл-Каидә шактый үзгәреш кичерде. Хәзерге Ал-Каидә 2001 елдагы оешма түгел.
Американ журналы 1999 ел шартлауларының рәсми сәбәпләрен шик астына куйган мәкаләне Русиядә бастырмаска карар итте. Нәтиҗәдә бу мәкалә интернетта үрчи башлады.
Саян-Шуш су электр станциясендә 75 кешенең үлеменә китергән каза игътибарны янә Русиянең искерә барган инфраструктурасына юнәлтте.
Кайбер илләрдә икътисад торышын билгеләү җиңел түгел – ышанычлы күрсәткечләр юк. АКШ галимнәре яңа ысул тәкъдим итә – төнге утларны күзәтергә.
Беларус активисты интернетта көндәлеген бастырып, иминлек хезмәтенә дә, оппозициягә дә җитди гаепләүләр ташлый.
“Arctic Sea” карабында яшерен корал булган дигән фараз кылучы диңгез белгече Русиядән китәргә мәҗбүр булды. Михаил Войтенко бу адымын аңа ясалган басым белән аңлата.
Аятулла Али Хөмәнеиның соңгы белдерүе Иранда яңа мәдәни инкыйлаб башлана, дигән борчулар уятты. Күзәтүчеләр бүгенге вазгыятьне 30 ел элек булган вакыйгалар белән чагыштыра.
Дәүләт идеологиясе, тарихны тасвирлау, мәгариф өлкәсенә караган бәхәсләрдә ул гел алгы сафта. Ярты ел эчендә Кирилл Русия сәясәтендә төп уенчыга әйләнде.
Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи Бөек сентябрь инкыйлабы һәм хакимияткә килүенең 40 еллыгын бәйрәм итә.
1 сентябрь Польшаның Гданьск шәһәрендә Икенче дөнья сугышы башлануга 70 ел тулу уңаеннан чаралар үтә. Анда Германия канцлеры Ангела Меркел, Русия премьер-министры Владимир Путин катнаша.
Молотов-Риббентроп килешүенең 70 еллыгы уңаеннан Русиянең мәгълүмат чаралары аны Европадагы сөйләшүләренең табигый сөземтәсе итеп күрсәтергә тырышты.
1939 елның 24 августына каршы төндә Һитлер Германиясе белән Советлар Берлеге арасында килешү имзалана. Яшерен беркетмәдә Үзәк Европа “мәнфәгать төбәкләренә” бүлгәләнә.
дәвам