Риядус Салихийн төркеме Саян-Шуш казасы өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Рәсмиләр моны кире кага, белгечләр кире какмый.
Cу төбендә йомылып калган корбаннар “коткарыгыз” дип чаң суга. Хакимиятләр мондый каза белән эш итәргә әзер түгел. Вакыт уза, исән кешеләрне табу өметләре кими бара...
1989 елның 19 августында йөзләгән көнчыгыш алманы Маҗарстан-Австрия чиген үтеп, Көнбатыш ягына чыга. Шушы вакыйга Берлин Диварының ишелүенә китерә.
Грузия Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегеннән чыгу эшен тәмамлады. Бу ниятен Тифлис узган ел Русия белән кораллы низаг вакытында игълан иткән иде.
Пәнҗешәмбедә Әфганстанда президент сайлау була. Шушы урынга кабат дәгъва итүче Хәмит Карзай якшәмбедә туры эфирда үткән теледебатларда үзенең ике төп көндәше белән бәхәсләште.
Нәкъ бер ел элек Русия белән Грузия арасында кабынган сугышта Абхазия һәм Көньяк Осетия низагның үзәгендә булдылар. Бер ел узганнан соң бу ике үзбилгеләнгән төбәк төрле юллардан бара сыман.
Русия премьер-министры Владимир Путин Анкарада Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән «Көньяк агым» газ үткәргечен төзүне күздә тоткан килешү имзалады.
Бер ел элек Русия белән Грузия арасында булган биш көнлек сугыштан соң халыкара сәхнәдә көчләр торышы үзгәрер дип көтелгән иде.
Австралия рәсмиләре әйтүенә караганда, Әл-Каидә белән бәйле дип саналган бер төркем илнең тарихында иң көчле һөҗүм әзерләгән булган.
Бу атнада Русия белән Грузия арасындагы кораллы низагка бер ел тула. Узган елның августында купкан ул низагтан соң, күпләр "гөлчәчәк инкыйлабы" вәгъдә иткән хыяллар инде хәрабә астында калды дип уйлаган иде.
Патриарх Кирилның сәфәре каршылыклы хисләр уятты. Берәүләр аның православларны берләшергә өндәвен хупласа, башкалар - Украинада Мәскәү тәэсирен арттыру ниятендә гаепли.
Үзәк Азиянең элекке совет республикалары озак еллар Мәскәү карамагында яшәде. Хәзер анда АКШ, Кытай һәм Европаның да тәэсире көчәя.
Русиядә милициягә ихтирам элек тә зурдан түгел иде. Апрель аенда майор Евсюков кибеттә ут ачып, өч кешене атып үтергәннән соң, ышаныч бөтенләй калмады.
Җәрәхәтләр алган Юнысбәк Евкуров авыр хәлдә Мәскәүгә китерелде. Русия президенты Дмитрий Медведев "кырыс җавап" вәгъдә итте.
Иранның рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи Мәхмүт Әхмәдинеҗадның җиңүен «ышанычлы» дип атады һәм урамда каршылык чараларын туктатырга кушты.
Мусави тарафдарларын атна башында чуалышларда һәлак булган җиде кешене искә алып матәм чарасы үткәрде. Чарада дистәләгән мең кеше катнашты.
Иранда үткән президент сайлауның рәсми нәтиҗәләре белән ризалашмаган реформачыл намзәт Мирхөсәин Мусави тарафдарлары бишенче көн рәттән каршылык чарасы үткәрә.
Сишәмбе Екатеринбурда БРИК оешмасының беренче саммиты үтте. Русия президенты аны "тарихи" дип атады. Белгечләр төркемнең киләчәгенә шик белдерә.
Дүшәмбе Тәһранда Мусави тарафдарлары оештырган каршылык чарасы вакытында атышлар булган. Рәсми мәгълүмат чаралары җиде кеше һәлак булган, дип хәбәр итә.
Русия конституция мәхкәмәсе таләп иткәнчә, Башкортстан суверенитет төшенчәсе булган канун маддәләренә үзгәрешләр кертәчәк, диде Рәхимов.
дәвам