Мохит саклаучылар "дөнья җылына, чаралар күрмәсәк, алда безне каза көтә", дип чаң суга. Нью-Йоркта җыелган галимнәр мондый коткы таратуны туктатырга чакырды.
Казахстанның төньягында казыну эшләре алып барган археологлар атларның 5,5 мең ел чамасы елек йортлаштырылганына ишарә иткән дәлилләр тапкан.
Украинаның иминлек хезмәте Нафтогаз ширкәтендә тентүләр үткәрде. Бу вакыйга Европага газ җибәрү кабат тукталмасмы, дигән борчулар тудырды.
Абхазия һәм Көньяк Осетиядә грузин егетләре хәрби хезмәткә көчләп тартыла. Бу төбәктә яңа низагка китерергә мөмкин.
AIG һәм HSBC зур югалтуларын игълан иткәннән соң, дөньяның кыйммәтле кәгазь базарларында янә төшенкелек башланды
Илдә кризис булуга карамастан, җиңүне хакимияттәге Бердәм Русия вәкилләре яулаган.
Обама беренче бюджетын тәкъдим итте. Төп яңалык – байларның салымын арттыру, башкаларныкын киметү.
Анна Политковскаяны үтерүгә катышы булуда шикләнелгән кешеләр иреккә чыгарылгач, андый карар чыгаручы җәмәгать мәхкәмәләре Русиядә кирәкме, дигән бәхәс купты.
Чиркәу башына яңа патриарх килгәннән соң, чиркәунең йогынтысын Русиянең үзендә генә түгел, элекке совет илләренә дә көчәйтү тырышлыгы күзәтелә.
Обама сишәмбе Конгрессның гомум җыенында чыгыш ясый. Күпмиллиардлы ярдәм програмына карамастан, әлегә икътисадта җанлану күренми.
Кризис шартларында "икътисадчылар" белән "силовиклар" арасындагы көрәш янә өскә калкып чыкты.
Американ президенты Барак Обама Талибанга каршы сугышу өчен Әфганстанга өстәмә 17 меңләп хәрби җибәрү карарын раслады.
Албаннар бәйрәм итә. Митровица серблары, бәйсезлек безнең тормышны яхшыртмады, киресенчә, начарлатты гына, ди.
АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон бу сыйфатта беренче рәсми сәфәре белән Азиягә бара. Бер атна эчендә ул Япония, Индонезия, Көньяк Корея, Кытайда булачак.
Пулитцер үзәге Татарстан турында яңа фильм әзерләгән. Татарстан дин һәм милләтара татулык төбәге итеп күрсәтелә. Әммә бу татулык какшарга да мөмкин, ди авторлар.
Америка өчен бүген иң куркынычы террорчылык түгел, ә икътисади кризис. Ул төрле илләрдә сәяси тотрыксызлыкка китерә ала, ди илнең баш күзләүчесе.
Кайбер белгечләр фикеренчә, Кремль кризистан файдаланып икътисад тармагында дәүләт контролен тагы да көчәйтә ала.
Русиянең ягулык экспорты белән тышкы сәясәте арасында нинди бәйләнеш бар? Будапештта урнашкан Энергия институты мөдире Анита Орбан фикеренчә, турыдан-туры.
Миллиардлаган доллар ярдәмгә карамастан, кредит системы эшләп китә алмый. Көнбатыш хөкүмәтләре банкларны дәүләтләштерү турында уйлана башлады.
АКШ вице-президенты Джозеф Байден Америка-Русия мөнәсәбәтләре "төймәсен сүндереп-кабызырга", үзара зәһәрлекне үткәндә калдырып, хезмәттәшлек башларга чакырды.
дәвам