Демократия һәм хезмәттәшлек институтының Нью-Йорк бүлекчәсе Русиянең чит илләрдә абруен күтәрү белән шөгыльләнә.
Мәхмүт Әхмәдинеҗад Америка белән гадел һәм үзара ихтирамга нигезләнгән сөйләшергә әзерлек белдерде.
Икътисадка ярдәм програмы Конгресста тикшерү үткән арада, Обама тагын бер план күтәреп чыкты – банк тармагын коткару планын.
Дөнья кризисы Русиядә дә сизелә. Илдә эшсезлек арта, миллионлаган кеше тиенен санап яшәргә мәҗбүр. Аягына басып килгән урта сыйныф бу кризисны ничек кичерә?
АКШ вице-президенты Джозеф Байден Мюнхен иминлек конференциясендә чыгыш ясап, Американың яңа тышкы сәясәтенә ачыклык кертте.
7-8 февральдә Германиянең Мюнхен шәһәрендә 45-нче еллык иминлек җыены үтә. Быелгы җыенда Обама идарәсе тышкы сәясәтенә ачыклык кертер дип көтелә.
Хөкүмәттә югары урын алырга җыенган ике рәсминең салым түләмәгәне ачыклангач, Обама, күп түрәгә хас булмаган турылык белән, бу хата өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
Үзәк Азия җитәкчеләре бүген Мәскәү җыенында үзара хезмәттәшлек юлларын эзли. Табу җиңел булмаячак. Күп нәрсә бер каршылыкка барып терәлә – су һәм энергиягә.
Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон Мәскәүгә килеп Русия президенты белән очрашудан баш тартты. Якын арада ул Тәһранга җыена.
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Давоста Газзә мәсьәләсенә багышланган очрашуда Израил президенты Шимон Перес белән талашып, җыенны ташлап чыгып китте.
Путин дистә ел буе үзәкләшкән авторитар идарәсен ныгытты. Нефть бәясе төшеп, икътисад аксый башлагач, хакимият баганасы какшый башлады сыман.
Икътисад өлкәсендә тагын ике яман хәбәр. Ел ахырына дөньяда 50 миллионнан артык кеше эшен югалтырга мөмкин. Үсеш ни бары 0.5% тәшкил итәчәк.
Смоленски һәм Калининград митрополиты Кирилл Мәскәү һәм бөтен Русиянең патриархы булып сайланды.
Обаманың Гуантанамо төрмәсен ябу карарын Европа илләре хуплап каршы алды. Тик андагы тоткыннарны үзләренә алырга бик теләмиләр.
Соңгы газ бәхәсе нәтиҗәсендә Европаның энергетика харитасы үзгәрергә мөмкин. Русия Украина үткәргеченнән, Европа Берлеге – Русия газыннан баш тарта ала.
АКШ һәм Русия президентлары бер буын кешеләре, прагматик җитәкчеләр санала. Бу аларга Буш-Путин чорыннан калган каршылыкларны чишәргә ярдәм итәрме?
Өч атналык газ бәхәсе чишелде, Европага газ килә башлады. Мәскәү дә, Киев та бу бәхәстә җиңүен белдерә. Чынбарлыкта ничек?
Вазыйфасына керешеп берничә сәгать үтүгә Обама Гуантанамо төрмәсендәге хөкем эшләрен туктатып торырга боерды.
Барак Хөсәен Обама АКШның 44-нче президенты буларак ант китерде. Инаугурация чыгышында ул һәр американны җаваплы булырга чакырды.
Сишәмбедә Обама Американың 44-нче президенты буларак ант итәчәк. Бу тарихта иң чыгымлы, иң нык сакланган һәм иң күп кеше караган инаугурация булачак.
дәвам