1990-нчы еллар башындагы ашкынып хосусыйлаштыру шаукымы ир-атлар арасында эшсезлек, эчкечелек һәм нәтиҗәдә үлем очраклары артуга китергән.
Буш, президент сыйфатында, соңгы чыгышын ясады. Үзенең хушлашу сүзендә ул 8 ел президентлыгы вакытында Америка мәнфәгатьләреннән чыгып эш иткәнен сөйләде.
Украина белән бәхәсен чишү максатында Русия шимбә көнне Мәскәүдә газ җыены үткәрә. Анда Русиядән газ алучы һәм транзит итүче илләр чакырылган.
Нафтогаз Русия газын Украина аша үткәрү өчен яңа шарт куйды. Русия аны кире какты. Газ тиз арада бирелмәсә, Европа Берлеге чаралар күрү белән яный.
Сишәмбедә Газпром Европага газ җибәрә башлавын хәбәр итте. Әммә берничә сәгатьтән аның Украина аша үтмәвен белдерде. Тарафлар янә бер-берсен гаепли.
Русия газының Украина аша агымын күзәтү турында килешү имзаланды. Сишәмбедә Газпром Европага газ җибәрә башларга вәгъдә итә.
Мәскәү-Киев бәхәсенең тугызынчы көнендә, нихаять, беренче уңай хәбәр килде. Украина чикләрендә бәйсез күзәтүчеләр урнашcа, Газпром Европага газ җибәрә башларга вәгъдә итә.
Газ бәхәсен үзара чишә алмагач, Газпром һәм Нафтогаз ширкәте җитәкчеләре пәнҗешәмбе Брюссельгә килде.
Газпром Украинага газ җибәрүне тулысынча туктатты. Европа илләре альтернатив ягулык чыганакларын эзли, кайбер ширкәтләр эшеннән туктый.
Русия Украина аша куылган газ күләмен киметкәннән соң, Европаның берничә илендә газ кытлыгы сизелә башлады.
Грузия президентының элекке тарафдары, Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, Саакашвили үз белдегенә карарлар кабул итеп, зур хаталар җибәрде, диде.
Газзә сызыгында Израильнең "Койган кургаш" дип аталган хәрби чарасы дәвам итә. Израиль танклары Фәләстин җирләренә үтеп Газзә сызыгын икегә бүлгән.
Газ бәясе мәсьәләсендә килешә алмаганнан соң, Газпром Украинага газ җибәрүен туктаткан иде. Хәзер ул Украинаны транзит газын урлауда гаепли.
Кытай үз көймәләрен пиратлардан саклау өчен Африка ярларына таба өч хәрби көймәсен җибәрде. Моңарчы Кытай көймәләренең үз ярларынннан алай ерак киткәне юк иде.
Медведев Киевны газ бурычларын "тиененә кадәр" түләргә чакырды. Газпром 1 гыйнвардан Украинага газ җибәрүне туктату белән яный.
АКШ Грузия белән ике яклы хартия төзергә җыена. Ул күптән түгел Украина белән төзелгән стратегик партнерлык турында килешү рәвешендә булачак.
Газ экспорт итүче илләр яңа оешма төзеде. Баш-фатиры Катар башкаласы Доһада урнашачак.
Нефть байлыгына ия илләрне "бәхетле" диләр. Әмма дөрес кулланмаганда бу байлык зыян да китерә ала. Алдынгы демократик илләр нефть байлыгын ничек куллана?
Нефтькә бай авторитар дәүләтләргә берни янамый диләр. Шулай да, аларны да какшатырлык бер әйбер бар – нефть бәясе төшү.
Бай илләр иреклерәк булырга тиеш дигән караш бар. Әммә, нефтькә бай илләрнең күбесе авторитар. Моның сәбәбе нәрсәдә?
дәвам