Кыргызстан хакимиятләре Азаттык радиосы тапшыруларын хакимияткә карата "артык тискәре һәм тәнкыйтьчән" дип тапкан.
Lexington Books нәшриятендә "Ханнар вә Кирмәннәр: Татарстан һәм Русиядә этнофедерализм киләчәге" дип аталган китап дөнья күрде.
Урыс чиркәвен ике дистә ел җитәкләгән рухани белән хушлашырга дистәләгән мең кеше килде.
9 декабрьдә Берләшкән Милләтләрнең геноцидны булдырмау һәм аны хөкем итү турындагы килешүенә 60 ел тула.
Гыйракның президент шурасы АКШ белән килешү раслады. Бу килешүгә күрә американ гаскәрләре 2011 елның ахырына Гыйрактан китергә тиеш.
Русия премьер-министры Владимир Путин пәнҗешәмбе халык белән аралашты. 3 сәгатьтән артык барган сөйләшү вакытында ул 70-тән артык сорауга җавап бирде.
Мумбаи һөҗүмнәреннән соң Вашингтон Һиндстан белән Пакстан арасын җайларга тырыша.
Икътисади тикшеренүләр комитеты хисабына караганда, Америка инде күптән рецессиядә. Ул бер ел элек башланган.
Барак Обама тышкы сәясәт һәм иминлек өчен җавап бирәчәк кешеләрне атады. Дәүләт секратаре вазыйфасын ул элекке көндәше Һиллари Клинтонга тәкъдим итте.
Һиндстан эчке эшләр министры Шивраҗ Патил, Мумбаидагы вакыйгалар өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, урыныннан китте.
Һиндстаның Мумбаи шәһәрендә ислам сугышчыларына каршы хәрби гамәлләр тәмам. Өч көн барган бәрелешләрдә 195 кеше һәлак булды.
Американың яңа сайланган президенты Барак Обама тиздән үзенең иминлек такымын игълан итәчәк. Пентагон башлыгы Роберт Гейтс урынында калыр дип көтелә.
Дөньяда миллионлаган кеше чит илләргә барып эшләргә мәҗбүр, казанган акчаларын алар үз илләрендә калган гаиләләренә җибәрә. Финанс кризисы сәбәпле бу акчалар кимергә мөмкин.
2025 елга Америка дөньяның алдынгы иле булудан туктаячак. АКШ күзләү шурасы әзерләгән хисапта шундый нәтиҗә ясалган.
Сугыш туктамаган Сомалида халык фәкыйрьлектә яши. Пиратлар диңгез көймәләрен басып, зур акчалар казана.
Русия һәм Грузия рәсмиләре Женевада август низагыннан соң туган иминлек һәм качаклар мәсьәләсен тикшерде.
Amnesty International оешмасы Русияне дә, Грузияне дә кеше хокукларын бозуда гаепләгән хисап бәян итте.
Ике сорау – ни өчен Кремль бу адымга нәкъ менә хәзер бара? Ни өчен җәмгыять моңа берни дәшми?
Ницца җыенында Русия президенты Грузиянең бөтенлеген таныды.
Узган атна Америкада президент сайлау белән бергә күп кенә штатларда төрле референдумнар үтте – бер җенесле никахларны тыюдан алып эвтаназияне рөхсәт итүгә кадәр.
дәвам