1920-1921 елларда ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе булган Сәхипгәрәй Сәетгалиевның тууына 130 ел тулды. Елдан артык кына хакимлек итсә дә, Сәетгалиев республика җирләрен киметеп бүлгәләүдә катнашкан, үз халкына ачлык оештырган, мәетләр өстендә туй иткән җитәкче буларак тарихта калган.