Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян өлкә хакимияте татарның уңганлыгын югары бәяли


Гомумән, өлкә халкының 12 ярым процентын тәшкил итүче татар - югалып калганнардан түгел. Дөрес, моңа кадәр аларга, нигездә, колхоз рәисе кебегрәк чын эшчәнлек таләп итә торган вазифаларны яратып тапшыралар иде. Бүгенге губернатор Сергей Морозов югары даирәләрдә дә татарга урын таба.
Әйтик, Вилдан Зиннуров шактый вакыт өлкәнең Сәнәгать,эшмәкәрлекне үстерү һәм хезмәт ресурслары министры булып эшли. Булдыклы егет күрше Татарстан белән икътисади багланышларны ныгыту, анда эшкуарлыкны үстерүдә тупланган бай тәҗрибәне өйрәнү ягыннан да зур тырышлык куя.
Икенче милләттәшебез Рамил Байтимеровка өлкәнең Төзелеш министры урынбасары вазифасы йөкләнде. Рамил әфәнде Уфада туып үскән. Анда Технологик институт тәмамлаганнан соң, Санкт-Петербурдагы Эчке эшләр министрлыгы университетында да диплом яклаган. Моңа кадәр Русия Хисап пулатының системалы анализ буенча фәнни-тикшерү институтының фәнни җитәкчесе булып эшләгән. Бу милләттәшебез Сембердә рәсми эшеннән тыш, “Русиянең салым түләүчеләре берлеге” дигән иҗтимагый оешманың төбәк бүлекчәсе рәисе вазифаларын да башкара.
Өлкә губернаторының Федерация Шурасындагы вәкиле Рөстәм Шиянов, әтисе урыс булса да, үзен чын татар баласы дип саный, чөнки балачакта җәйләрен әнисенең туган авылы Кәшәдә уздыра булган. Үзе әйтүенчә, Зөя буйларында балык тоту хатирәләре әле дә онытылмый, хәтта төшләренә керә икән.
Тагын бер милләттәшебез Шамил Идрисов Мәскәүдә өлкә мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Ул Русия Хөкүмәтендә өлкәнең даими вәкиле вазифаларын тарта. Туган каласы Мәләкәскә дә даими ярдәм итә. Әйтик, бик таушалган Җәмигъ мәчетне төзәтүдә аның хезмәте зур булды, диләр анда яшәүче динкардәшләребез.
Монысы – җитәкче даирәләрдә. Татар гади хезмәттә дә өлкә икътисадына зур өлеш кертә. Сергей Морозов узган елда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән 5 якташыбызга “Ульян өлкәсенең мактаулы гражданы” исемен бирү һәм аларның исемнәрен Алтын мактау китабына кертү турындагы карарга кул куйды. Алар арасында – Чынлы районының “Почет билгесе” орденлы Кәшә авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Шәүкәт Кәримев тә бар.
Тырыш хезмәт өчен Өлкә Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнгән татар балалары байтак, югыйсә. Мәсәлән, узган ел нәтиҗәләре буенча, “Өлкәнең иң яхшы кешеләре” дигән мактау тактасына 2 милләттәшебезнең сүрәте эленде: күп еллар Вешкайма районының Калинин исемендәге колхозын җитәкләгән Рәхим Камаев һәм Җылылык сервисының тимерне эретеп ябештерүчесе Равил Мөдәрисов. Милиция полковнигы Вәгыйзь Камалетдинов “Хокук саклау системасының атказанган хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Иске Майна районы Иске Кызылсу авылы мәктәбе директоры Мансур Габуновка “Русиянең атказаган Мәгариф хезмәткәре” исеме бирелде. Майна районы Тагай авылы мәктәбе директоры Фәридә Тимажева “Ел хатын-кызы” дигән Бөтенрәсәй бәйгесеннән җиңү яулап кайтты.
Халкыбызның уңганлыгына горурланырлык, шатланырлык та кебек. Тик менә…Бөек Рәсәйне тагын да бөекләтү өчен тырышуның мәгънәсе һәм максаты турында татар башында кирәкмәгән уйлар туу ихтималы бар, диләр милли хәрәкәт әһелләре, һәм моңа шундый дәлилләр китерәләр:
“Яңа канун, нигездә, татар авыллары балаларын урыс авылларына укырга йөртүгә мәҗбүр итте. Шулай ук шәһәр мәктәпләрендәге аерым татар сыйныфларын кыскартуга китерде.
“Колхозларны эреләтү” кампаниясе дә татар авылларын бөлдерде.
“Чишмә” телевизион тапшыруын ябу белән бер үк вакытта Бразилиядә яшәүче урыслар өчен аерым телеканал оештырылды.
“Мәктәп программаларын “төбәк компоненты” дигәненнән дә азат итү шартларында, яңа уку елында “рухи тәрбияне ныгыту һәм көчәйтү өчен” дип, “праваслау культурасы нигезләре”н көчләп тагу бара.
Бу нисбәттән 1 - сентябрьдән һәр сыйныфында 10 - 12 укучы гына булган Праваслау гимназиясе ачылуын игълан ителде”,- диләр милли хәрәкәт әһелләре.
XS
SM
MD
LG