Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татар драма театрында яңа премьера


Фоат Садриевның “ Тәрәзәгә егет килгән “ әсәре
Фоат Садриевның “ Тәрәзәгә егет килгән “ әсәре
М.Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры артистлары тамашачыларга драматург Фоат Садриевның “ Тәрәзәгә егет килгән “ әсәре буенча куелган 2 пәрдәле комедиясен тәкъдим иттеләр.
Спектакльне сәхнәгә Оренбур сәнгать институтының профессоры Булат Хәйбуллин куйды. Драматург Фоат Садриев Оренбур татар театры белән күптән хезмәттәшлек итә. Авторның Оренбур театры сәхнәсендә куелган беренче әсәре “ Кондырлы кодачасы “ , икенчесе “ Сиңа гына сер итеп “ һәм соңгысы “ Тәрәзәгә егет килгән“.
Театрда төзекләндерү эшләре бару сәбәпле , һәр яңа премьера Татар Каргалы авылында үтә. Бу юлы да шулай булды.
Тамашачылар алдында театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев драматург Фоат Садриев белән күптәнге хезмәттәшлекләре турында әйтеп китте.
Спектакльдә артистларның төрле буын вәкилләре уйный. Алар арасында РФ атказанган артисты Рафаил Фатыйхов та бар.
Премьерадан соң , Татарстанда иҗат итеп яшәүче драматург Фоат Садриев тарафыннан театр артистлары исеменә котлау хаты килде. Анда түбәндәге сүзләр бар.
“ Аралар ерак булса да , күңелем белән сезнең янәшәдә мин. Безнең уртак эшебез яңа дәрт – илһам өстәсен, иҗади уңышлар сезгә, күңел тәрәзәләрегездән мәңге сүнмәс мәхәббәт кояшы сүнмәсен “.
XS
SM
MD
LG