Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 Май дөнья буйлап атлый


1 Май Хабаровскийда шулай башланды
1 Май Хабаровскийда шулай башланды

1 Май төрле илләрдә төрлечә үтте. Парад, демонстрация, урам җыеннары. Халык бу форсатны тормыш шартларына һәм бәяләр үсүгә ризасызлык белдерү өчен кулланды.


1 Май җир шары буйлап атлавын, гадәттәгечә, көнчыгыштан башлады. Филлипин башкаласы Манилада кулларына шигарлар тоткан меңләгән кеше президент Глория Арройо хөкүмәтенә протест белдерде.

Кешеләр эш урыннары таләп итте, азык-төлек һәм бензин бәяләре артуга протест белдерде. Вакыт-вакыт эшләр кызуга да киткәләде. "Глория ханым – ачлык кризисы!", "Коррупцияне туктат!", "Синең сәясәтең халыкка каршы!" дип кычкырды бер ханым.

Кайбер протестчылар үзләренә дөге капчыклары кигән иде. Соңгы айларда дөнья базарында дөге бәясе икеләтә артты. Көнчыгыш халыклары өчен бу төп азык.

"Прогрессив хезмәт берләшмәсе" дигән оешма җитәкчесе Йошуа Мата хәттә ачлык башлану куркынычы белән кисәтте.

"Филлипинда ачлар саны арта, - ди Мата. – Кешеләр хөкүмәтнең булдыксызлыгына протест белдерә. Хөкүмәтнең бу мәсьәләне чишә алмавын күреп йөрәк әрни."

Индонезия башкаласы Джакартада шул ук таләпләр. Һөнәр берлекләре оештырган чарада 15 меңләп кеше катнашты. Президент сараена җиткәч, полиция халыкны су атып туктатты.

Төркия хөкүмәте 1 май йөрешенә рөхсәт бирмәде. Алай да Истанбулда меңләгән студент һәм эшче үзәк мәйданга үтергә тырышты. Полиция аларны куып тарату өчен яшь газы кулланды. 200-ләп кеше тоткарланган, 6 полиция хезмәткәре яраланган.

Русиядә 1 май чаралары тыныч үтте. Ләкин, анда да кешеләр яшәү шартларына, бәяләр үсүгә протест белдерде. Рәсми саннарга караганда бу елда гына бәяләр 6%-ка арткан.

Чиләбедә "Хезмәт хаклары бәяләрдән тизрәк артсын!" дигән шигар белән үткән чарада 14 меңләп кеше катнашкан. Бу таләп Мәскәүдә үткән митингта да кайтаваз булып яңгырады.

"Русиядә дөнья дәрәҗәсенә күтәрелгән бәяләргә тиң хезмәт хаклары кирәк, - ди Русиянең һөнәр берлекләре федерациясе президенты Михаил Шмаков. – Әлбәттә, моңа бер сәгатьтә ирешеп булмый, ләкин хәзер үк әүземрәк хәрәкәт итергә кирәк."

Кулына кызыл канәферләр тоткан коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов үзен яшләрнең фикердәше итеп күрсәтергә тырышты.

"Яшьләр проблемнарны яхшырак сизә, көчле илдә яшәргә тели, - ди Зюганов. - Яхшы эш, яхшы хезмәт хаклары, чын гаилә булыр дип өметләнә."

Ләкин Мәскәүдә халыкның күпчелеген бүген комунистлар түгел, башка партия җыйды. "Бердәм Русия" үткәргән чарада 20 меңләп кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG