Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы рәссамнарның ике берлеге кушылды


Татарстан рәссамнар берлегенең рәисе Зөфәр Гыймаев
Татарстан рәссамнар берлегенең рәисе Зөфәр Гыймаев

Рәссамнар берлегенең яңа рәисе итеп сайланган Зөфәр Гыймаев милек һәм башка бик күп мәсьәләләрне хәл итү кирәклеген әйтә.

Берлекнең 30 апрель көнне булган корылтаенда рәислеккә аның белән бергә республиканың шулай ук күренекле рәссамы Илгизәр Самакаев та тәкъдим ителгән иде. Яшерен тавыш бирүдә Гыймаев 130 тавышның 90 җыеп җиңде.
“Бик күп кеше булышырга тиеш. Үзем генә берни эшли алмыйм монда. Рәссамнар, дуслар, мәдәният министрлыгы булышырга тиеш. Шәймиевка да чыгарга кирәк”,- дип белдерде Татарстан рәссамнары өстенә моңа кадәр өелгән проблемалар турында яңа рәис.
Зөфәр Гыймаев әйтүенчә, бу корылтайның иң зур уңышы- моңа кадәр ике берлеккә караган пумала ияләренең берләшүе. Күпчелек тавыш белән әнә шундый карарга киленгән. Хәзерге кануннар нигезенә яраклаштырылып Татарстан рәссамнар берлеге Русия берлегенең бер бүлеге булачак. “Милек ягыннан да, Русия һәм Татарстан милке бүлгәләнми диләр. Русия рәссамнарының уставы да бар бит инде”,- ди Гыймаев.
Корылтайны Татарстанның сәнгать фонды бөлеп, ягъни банкрот булып каршы алды. Бу чарада катнашкан Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева белдерүенчә, бу фондның бөлүен танып, милек мәсьәләләрен ашыгыч рәвештә хәл итергә кирәк. Зилә Вәлиева бу оешма бинасының язмышы хөкүмәт дәрәҗәсендә инде карала дип белдерде.
Әлеге катлаулы хәлгә яңа рәис болай дип белдерде. “Анда бит бик күп 40 миллион, 29 миллион диләр инде, аларны каяндыр табарга кирәк. Банкрот булмас өчен менә шуннан чыгарга кирәк”,- диде Зөфәр Гыймаев. Аның фикеренчә, моңа кадәр Татарстан язучыларыныкы дип саналган биналарны да саклап калу һәм төзекләндерү зарур. “Беренче иң зур проблемаларның берсе ул- Кургәзмәләр залы. Ничек кенә әйтсәләр дә, безнеке инде. Аны тегендә-монда китә дигән сүзләр дә бар. Аны беркая да алмаслар дип уйлыйм. Ул безнеке булып калырга тиеш. Ә аны төзекләндерергә кирәк. Аннары остаханә якларын һәм галереяны карарга кирәк”,- ди Зөфәр Гыймаев.
Милек, бина бүгенге көндә Татарстанда иң четрекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Рәссамнарның уртак остаханәсенә килгәндә, күрәсең, Татарстан хөкүмәтенең үз карашы. “Бүгенге шартларда эшләү рәвеше башка, бу хакта сезнең арадан да күпләр әйтте, күрәсең, аерым-аерым остаханәләр булырга тиеш. Хәтта берлекнең үзенең эшләү рәвеше дә башка төрле булсын өчен тикшерелергә тиеш”,- дип белдерде Зилә Вәлиева. Ул бу хакта корылтай вакытында чыгышларны тыңлаганнан соң әйтте.
Күрәсең рәссамнар, моңа кадәр булган башбаштаклыклардан, әлегә очы башы күренмәгән урлашулардан туйган ахыры. Шуңа күрә, берлекнең тулысы белән дәүләт карамагында булуын теләүчеләр дә бар. Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты галиме Рифгать Вахитов шундыйларның берсе. “Жуликларга да тишекләр калмас иде. Консерватория дәүләткә китте, Язучылар берлеге дә. Без дә бит, рәссамнар да, мәдәни кырның бер өлеше булып торабыз”,- ди Вахитов.
Бүгенге көндә рәссамның, сынчының күңелендә бер генә уй- әсәрләрен күбрәк сату һәм күргәзмәләрдә катнашу. Сатуга килгәндә исә, Казанда сәнгать галерея-кибетләр әз түгел. Ә мәдәният министры белдерүенчә, соңгы елларда Казандагы бик күп кенә биналарга Татарстан рәссамнарының рәсемнәре эленүне уңай күренеш буларак бәяләргә кирәк. Киләчәктә дә пумала ияләренең рәсемнәренә сорау булсын өчен Татарстанда бөтен мөмкинлекләр бар. Моңа республиканың үсүе, халыкара бәйләнешләр урнаштыруы этәргеч булып тора, дип белдерә Зилә Вәлиева. Аның әйтүенчә, халыкара күргәзмәләргә чыгуга килгәндә, ул берлекнең төп эшләреннән берсе булырга тиеш.
Татарстан рәссамнар берлегенең яңа җитәкчесе Рөстәм Гыймаев: “Яңа идарә 2 май көнне үк җыелып эшләрне кайсы яктан башлау турында сөйләшәчәк”,- ди. Яңа рәискә 57 яшь. Ул Татарстанның күренекле рәссамнарының берсе.
XS
SM
MD
LG