Төркиядәге Татарлар Россиядәгеләренә иш, таркалган рәвештә яшиләр. Гомумән Истанбул, Анкара, Измир кебек зур шәһәрләрдә урнашканнар.Тулаем алганда бөтен Төркиядә бер-ике мең үзен Казан татары дип исәпләүче бар, монда Кырым татарларын бу исәпкә кертмибез. Менә шул татарларның исемнәре ничек кенә булмасын бер ничә инициатива төркеме бар, аларда да актив булганнар бер кулдагы биш бармак хәтле дә түгел.
1950-нче елларда Кытай белән Япониядән Төркиягә күчкәннәр. 30 ел чамасы үз- ара оешмалар төзеп гөрләп яшәделәр дияргә мөмкин. Ләкин соңгы 20-25 елда аларның да сулышы кимеде.
Шулай да Япония белән Кытайдан күчеп килгән урта буынны бер кеше үз инициативасы белән оештыру уңышлыгын күрсәтте. Ул да булса чыгышы белән Япониядән урта буын вәкиле инженер Рәшит Лаиш. Ул интернет аша кем үлгән, кем өйләнгән, кем нишләгән кебек җәмгияви хәбәрләрне тарата башлады.Соңында ул таркалып яшәгән берберен ничә еллар күрмәгән бу буын вәкилләрен елына бер мәртәбә атна азагында бер кунак йортында җыя башлады.
Быелгы җыелыш 2 белән 4-нче Майда үткәрелде. Ирле хатынлы 90 кеше катнашты. Анкарадан 40, Истанбулда 30 тирәсе кеше катнашкан. Инициативаның кызык ягы исә тугыз кешенең АКШ-тан катнашуы. Германия, Австралиядән дә килүчеләр булган. Кыскасы, димәк, хәтта бер кеше генә дә инициатива күрсәтсә, тырышса зур уңышка ирешә ала.