Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда этләргә тыелган агу атыламы?


Татарстанның хайваннар яклаучы яшьләр оешмасы “Зооспас” вәкилләре тикшерү нәтиҗәләрен көтә. Экспертиза тиздән билгеле булырга тиеш.

“Безнең оешма вәкиле күз алдында ишек алларында чабышып йөргән этләрне атып үтергәннәр. Ул үзе фотосүрәтче. Рәсемгә төшерергә өлгермәгән. Аулаучылар аткан бер энә-ядрә эткә тимәгән. Ул аны алып экспертизага алып китте. Аның бу ядрә эчендә йоклата торган матдә булмауны дәлиллисе килә. Бу энәле ядрә эчендә аделин-супер дигән бик куркыныч агу булырга тиеш. Ул тисә эт авыр газаплар кичереп 40 минут эчендә үлә”,- дип белдерә “Зооспас” башлыгы Светлана Найдёнова. Найдёнова әйтүенчә, бу бөтен дөньяда тыелган агу Казанда җитештерелә. Һәм тиреләренә зыян китермәс өчен кешләрне үтергәндә генә кулланыла. Бүтән очракта катгый тыела.
Хайваннарны яклаучы “Зооспас” вәкиле Дмитрий да урамда чабышып йөргән этләрне бу куркыныч агу белән үтерүләренә шик бар дип белдерә. Ул берничә тапкыр бернинди ярасы булмаган берничә этнең үлеп ятуын күргән.
Казанда хуҗасыз хайваннарны аулау берләшмәсе башлыгы Рөстәм Нуруллин аларның хезмәте 2007 елда 31 мең этне тотуын һәм аның 26 меңенең йоклатылуын әйтте.
“Ветеринария табиплары этләрне карый. Алар кайсыларын йоклатырга кирәк икәнен барлый. Калганнарын стерелизацияләп бездә тотарга калдыралар. Яңа хуҗалар табып этләрне бирәбез”,- ди Рөстәм Нуруллин. Нуруллин сүзләренчә, стерелизацияләнгән этләрнең бер өлеше муенчак кигерткәч кире җибәрелә икән. Бер караганда, барсы да ал да гөл кебек.
Әмма “Зооспас” вәкилләре аның сүзләренең күбесе дөреслеккә туры килми дип белдерә. Соңгы ике ел эчендә 40 меңнән артык эт үтерелгән ди алар. Барсын да яндырып күмү хәлләреннән килмәгәнгә, урманнарга ташлау, кар астыннан үле этләр өеме чыгу очраклары турында матбугатта да хәбәрләр күренгәли.
“Миңа бик күп кешеләр шалтырата. Бала-чага күз алдында вәхшиләрчә этләргә аталар дип белдерәләр. Бу хәлне туктауда үтенеп ярдәм сорыйлар. Миңа Петербурдан шалтыраттылар. Петербурның 5 каналы Казандагы эт аулаучыларның телевидениядә дөреслеккә туры килмәгән язма күрсәтүенә алар бик борчыган. “Ничек сез моңа түзеп торасыз”,- дигән алар. Шуннан соң без пикет оештырырга булдык”,- ди Светлана Найдёнова. Аның әйтүенә караганда, бу уңай язмалар йорт-җирсез хайваннарны аулаучы Казан берләшмәсе үтенече белән эшләнгән. Хөкүмәткә тел-теш тидерергә теләмәгән каналлар бу пикетны Казанда котырган этләр күбәйгән, хуҗасыз этләрне күрүче булса, кичекмичә хәбәр итегез, алып китерләр һәм стерелизацияләрләр дигән темага әйләндереп калдырган. Ә бәйсез каналлар дөреслек ягында.
Вәхшилеккә түзеп тора алмаган хайваннарны яклаучылар күптән түгел генә пикет оештырды. 20-ләп кеше этләрне үтерүне туктатып, стерелизацияләү таләбе куйды.
2005 елдан башлап Казанда хайваннарны стерилизацияләү өчен махсус программа булдырылып, моның өчен акча да бирелә башлады. Хуҗасыз этләрне аулау берләшмәсе башлыгы Рөстәм Нуруллин да, финанс турында сүз кузгаткач, күпме икәнен әйтеп тормыйча, җитәрлек, дип белдерде.
Әмма “Зооспас” вәкилләре, шәһәр түрәләре алдында хисап тоту өчен аулаучылар этләрне миһербансыз рәвештә үтерә дип әйтә. Бу хезмәт өчен бирелгән акчаның күп өлешенең стерилизация өчен түгел, үзара бүлешүгә китү мөмкинлеген дә кире какмый.
2005 елгы программа эшли башлаганда Казанның һәр районында ветеринария үзәге һәм приют ачу да каралаган булган. 3 еллап вакыт узуга карамастан мондый үзәк бары тик Мирный бистәсендә генә бар. Анда эшләүче ветеринария табиплары барсына да өлегереп бетми дигән сүзләр дә йөри. Дөрес, Нуруллин бу мәсьәләгә килгәндә дә зарланмады. Әмма, бу приютны барып карау турында сүз кузгаткач, июнь ае ахырына кадәр карантин булуын белдерде. “Аннан соң килерсез”,- диде.
“Без торган Юдинода бик күп. Урамга чыгуга арттан өерелеп киләләр. Хуҗалары юк. Алар ташландык этләр. Араларында нәселлеләре дә бар. Бөтен кеше калган ризыкларын биреп ашата. Кызганыч бит. Бу этләр балалыйлар. Шуннан алар балаларын ияртеп каршыга килеп чыгалар”,- ди Мөсәвәрә Җәләлиева.
Казанда яшәүчеләрнең урам этләренә мөнәсәбәте бер төрле генә түгел. Кемнәрдер аларны юк итеп бетерергә кирәк. Котырган һәм башка йогышлы авырулар таратучы, үзләреннән соң теләсә кайда тизәкләрен калдыручылар алар дип белдерүчеләр дә юк түгел. Дөрес булса, шәһәр башлыгы да Казанда хуҗасыз этләр йөрмәскә тиеш дип әйткән. Түбән Кама башлыгы булып эшләгәндә анда бер этнең дә калмавын әйткән.
Инде ишеткәнегезчә, бу проблема белән турыдан-туры җаваплы аулау хезмәте барсы да тәртиптә булуын белдерә. Ә “Зооспас”- хуҗасыз хәйваннарны яклаучы оешма вәкилләре мәсьәләне гуманлы, миһербанлы юл белән чишү ягында.

Белегечләр китергән саннарга таянып алар, әгәр стерилизация дөрес алып барылса, берничә ел эчендә этләр акрынлап кими башлар иде ди. Әмма… “Алар күбрәк үтергән саен табигать югалтуны кире кайтарырга омтыла. Элек этләр 5-6ны төрле җенестәге бала китерә иде. Хәзер Казанда этләрне күпләп юк итә башлагач, ана этләр 12-15 бала таба һәм барсы да кызлар”,- ди “Зооспас” башлыгы Светлана Найдёнова. Аларның интернетта үз сәхифәләре дә бар. www.zoospas.ru . Бу хезмәтегез өчен акча каян аласыз? дигән сорауга ул: “Ярдәм итүчеләр булгалый. Оешма вәкилләре дә кулларыннан килгән кадәр ярдәм итә. Мин үзем инвалид. Пенсия акчасыннан сәхифә тоту өчен һәм башка эшләргә өлеш чыгарырга тырышам”,- диде.
XS
SM
MD
LG