Конкордиа телләр өйрәнү авылы ярдәмендә Миннесота ягындагы бер урманда «Урман күле» атлы җәйләвек эшли. Анда төрле милләттән булган балалар урыс телен өйрәнә.
Алар өчен татар бәйрәмен Казанда инглиз телен укыткан Абрам Лийон һәм билгеле ди-джей Айгөл Гыймранова ясаган. Бу көнне тәрбиячеләр түбәтәй, калфак киеп йөргән. Шулай ук балалар Татарстан байрагын да күргән.
Балалар капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгергән, аркан тартышып көч сынашканнар. Шулай ук башка уеннарда да ярышканнар. Җиңүчеләргә “Үзебез” хәрәкәте бүләкләре дә бирелгән.
Шимбә көнне Лос Анжелес татарлары да милли бәйрәм ясаган. Шулай ук 15 июнь көнне Нью Йоркта татарлар Сабантуе җыенын оештырды. Ул Эйзенхауер паркында булды.