Август ахырында Самар Җәмигъ мәчетендә җомга намазын миңа Ринат Ибраһимов белән укырга туры килде. Әлбәттә инде Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Ибраһимовны намазлык өстендә күрү - үзенә бер кызыксыну уятты. Намаздан соң, әңгәмә кордык.
- Ринат әфәнде, бүгенге көндә сәнгать кешеләре динебез исламнан ерак. Әгәр дә татар зыялылары намазлыкка бассалар, әхлагыбыз югары баскычка күтәрелер иде. Сәнгать кешеләренә мәчеткә килү вакыты җитте дип саныйсызмы?
- Хәзер шундый вакыт килеп җитте, яшьләребез дин турында уйлыйлар, дини китаплар укыйлар. Якты, туры юлга басасы килә. Мәскәүдә хәзер бик күп яшьләр дин юлына басалар.
- Ринат Ибраһимов намаз укый дип әйтү үзе үк яшьләр өчен дәрәҗә.
- Мин намазга быел март аенда бастым.
- Ә нәрсә этәргеч булды?
- Мин яшь татар кызына өйләндем һәм аның белән Мәккәгә барып кайттык. Хәзер мин биш вакыт намазда.
- Хатыныгыз дин юлындамы?
- Әйе, намаз укый. Диннең яртысы хатыннан. Хатыным үземнән 40 яшькә яшьрәк. Миңа - 60, аңа - 21. Мин көчне диннән алам. Динебез Ислам туры һәм дөрес юлны күрсәтә.
- Самар Җәмигъ мәчете турында нинди тәэсир калды?
- Самар Җәмигъ мәчете бик ошый. Мин Самарда 1974 елны хәрби хезмәттә булдым. Шуннан бирле Самарда булганым юк иде. Дөрес, 1980 елны концерт куеп киткән идем, иркенләп шәһәрне карамадым.
- Сез марҗа белән торып караган кеше. Хәзер татар кызы белән яшисез. Үз милләтең белән яшәү кызыгракмы?
- Вакыт узгач, туган тамырлар тарта һәм бер-береңә туры килмисең.