Пермь ягы татарларының Казанда Мәдәният көннәре узды. Аның йомгаклау чарасында Рәшит Ягъфәров турында видеотасмалар да күрсәтелде.
Иҗади элемтәләрне ныгыту
Мәдәният көннәре иҗади элемтәләрне ныгыту максатыннан үткәрелде. Пермьнән килгән татар милли үзәкләренең рәисләре, үзешчән сәнгать вәкилләре Казанның истәлекле урыннары белән танышты, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге һәм милли зыялылар белән очрашты. Әлеге милли сәфәрне оештыруда Пермь төбәге губернаторы һәм Барда районы хакимияте дә ярдәм иткән.
Чуганаев, Имашев, Уразова, Рангулова
Барда районында туып үскән Әлфия Латыйпова үзен Рәшит Ягъфәров авылдашы дип саный. Аның дусты Тәскирә Хәсәнова исә Пермь шәһәрендә туган. Алар үзләрен билгеле татар композиторы Сәүбән Чуганаев шәкертләре дип атый.
Чуганаевны Татарстанда да яхшы беләләр. Әлфия Латыйпова һәм Тәскирә Хәсәнова Казанда җырчылар Гүзәл Уразова, Сәнифә Рангулова, Мәсгутъ Имашев яшәвенә дә сөенә.
Ягъфәровны аеруча еш искә алдылар
Мәдәният көннәрендә фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр, сәясәтче Рәшит Ягъфәровны аеруча еш искә алдылар. Бу турыда казанлы Рәшит Минһаҗ сокланып сөйли. “Әле берничә ай элек кенә арабыздан китте. Инде менә аның хәтирәсен яңартып, матур итеп чаралар да ясадылар”, ди ул.
Казан һавасы шифа бирә
Әлфия белән Тәскирә Татарстан белән Казанны ихлас яратулары турында озак сөйләр иде. “Без үзара җырлап-биеп, туган авылларга кайтып яшәсәк тә, зур шәһәрләрдә татарча сүзне еш ишетмибез. Шуңа күрә татарча да сөйләшкән Казан туган авылыбыз кебек безгә шифа да бирә”, ди алар.
Татар да, башкорт та
Әлфия Латыйпова Барда ягындагы төрки кавемне “башкорт” дип тә, “татар” дип тә атауларын да әйтә. Шуңа күрәме, Казанга килүчеләр үз чараларын Пермь татарлары һәм башкортлары көннәре, дип атаган.
Ягъфәров туктап калмаган
Дүшәмбе көнне Казанда узган бәйрәмдә Рәшит Ягъфәровның улы Илдар кулы белән төшерелгән документаль кинокадрлар да күрсәтелде. Алар фольклор бәйрәме, халык йолалары турында иде. Режиссер Илдар Ягъфәров моның белән генә туктап калырга теләми. “Азатлык” хәбәрчесенә, әтисенә багышлап “Әти” исемле уен киносын да төшерүен әйтте. “Кыска метражлы булачак. Гомере буе әтисен күрмәгән бер кешенең, атасы үлеме турында хәбәр ишеткәч кичергәннәре турында”, диде ул. Кинодагы төп рольне уйнар өчен Илдар Ягъфәров, сәхнә артистын түгел, "гадәти бер кешене" чакыруын да әйтте. "Артистлар арттырып уйный, ә миңа гади итеп уйнаучы кирәк", ди ул.