Габдулла Тукайның “И мөкатдәс моңлы сазым” дигән сүзләре ел әйләнәсендә “Шәһри Казан” газетасының һәр җомга санында кабатланып килде. Чөнки бу сүзләр Габдулла Тукайның Казанга кайтуына 100 ел тулуга багышланган шигъри бәйгенең шигаре итеп алынган иде. Бәйгедә танылган күренекле шагыйрьләр белән беррәттән талантлы яшь каләм ияләре дә катнашты. Шигырьләрнең иң әйбәтләре газета битләрендә урын алды. Бер ел дәвамында барган бу бәйгегә пәнҗешәмбе кичендә Галиәсгар Камал театрының кече залында йомгак ясалды.
Җиңүчеләргә мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазин дипломнар тапшырды. Дөньяда барган финанс кыенлыкларына да карамастан, акчалата бүләкләр дә бирелде. Профессиональ шагыйрьләр иҗат иткән әсәрләр арасында беренче урынга күптән түгел вафат булган күренекле шагыйрь Харрас Әюповның “Туры сүзгә” шигыре лаек булды. Бүләк Харрас Әюповның тормыш иптәше Лүзия ханымга бирелде. Бәйгедә җиңгән әсәрләрнең кайберләре шушы кичәдә сәхнәдән яңгаратылды. Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Харрас Әюповның васыять булып яңгыраган шигырен укыганда тамашачылар тын да алмыйча тыңлады.
Икенче урын шагыйрә Салисә Гәрәеванең “Балачак иле” һәм Госман Садәнең “Таңсуы” шигыре өчен бирелде. Ә Рашат Низаминың “Тургай”, Нәҗидә Сафинаның “Тагын татар йоклый”, Фирүзә Җамалетдинованың “Яну” шигырьләре 3 урынга лаек булды. Яшь һәм һәвәскәр шагыйрьләр арасында беренче урын Рифат Сәлахның “Әй, Русия!” шигыренә бирелде.
Һәвәскәр шагыйрьләр арасында икенче урынга Резеда Гобәеваның “Тукай теле татар итә безне”, Луара Шакирҗанның “Тукай елый” шигырьләре лаек булды. Бүләкләнгән һәм дипломга лаек булган әсәрләр арасында “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе әзерләгән “Ерактагы ерак тавыш” лазер тәлинкәсенә кергән “Татар географисе” шигыре дә бар иде.
Кызыксындыру бүләкләренә исә Ләйсән Фәтхетдинованың “Яулык чите”, Фарис Фәсхинең “Ни җитми?”, Галия Гайнетдинованың “Үтәлергә тиеш әманәт” шигырьләре лаек булды.
Бүләкләү тантанасы тәмамланганда, барлык лауреатлар да сәхнәдә фоторәсемгә төште. Кичәнең икенче өлешендә яшь шагыйрьләр үзләренең иң кызыклы әсәрләрен бирегә җыелган тамашачыларга тәкъдим итте. Казан югары уку йортларының күренекле мөгаллимнәре, профессорлар Искәндәр Гыйләҗев, Фоат Галимуллин, Азат Әхмәдуллин, язучылар берлеге җитәкчесе Илфак Ибраһимов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм башка атаклы шәхесләр алдында яшь каләм ияләре үзләренең иҗади йөзләрен һәм барачак юлларын күрсәтте.
“Шәһри Казан” газетасы һәм мәдәният министрлыгы уздырган бу бәйге туган телгә, милли әдәбияткә игътибар кимегән чорда кыю һәм тирән мәгънәле гамәл булып истә калды тамашачыларда. Татар халкы, аның билгеле шәхесләре Русия һәм башка илләрдә сибелеп яшәсә дә, Казанга тартыла.
Бер гасыр элек тә пар атка утырып Казанга килгән 21 яшьлек Тукай бу кичәдә чыгыш ясаган шагыйрьләрнең күбесе белән яшьтәш булган. Ул вакытта аның шигырьләре Уфага, Әстерханга, Петербурга, Себергә барып җиткән. Шигърият географиясенең үзәге булган Казан бүген зур сынаулар үткәндә, Татарстан башкаласының милли газетасы “Шәһри Казан” татар халкының рухи туплануына ярдәм итә. Моңа кадәр Казан “Аксенов-фест”, “Алтын мөнбәр” кинофестивале, чит ил һәм рус эстрадасы белән мавыкса, хәзер Тукайның Казанга кайтуын төп вакыйга итеп югарыга куйды.