Владимир Путин премьер-министр булганнан соң да, халык белән туры элемтәдә сөйләшү гадәтен ташламады. 4 декабрьдә ул җиденче тапкыр Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр белән аралашты.
Социологлар үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, ил халкының 25%-ы Путинның халык белән аралашуын алдан ук сөйләшенгән эш дип атый. Әмма, мондый чаралар, азмы-күпме җанны тынычландыра, җитәкчелекнең халыкка якын булуын күрсәтә, ди алар.
Русия премьер-министры Владимир Путин белән туры элемтәдә иң элек финанс кризисы мәсьәләсенә игътибар бирелде. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә илдә миллионнан артык халык эшсез. Бу бөтен Казан халкы эшсез утыра дигән кебек. Шунлыктан премьер-министрга да эшсезлек турында сораулар күп булды.
Финанс кризисы һәм аның тормышка булган тәэсире турында Путин болай диде:
“Күп еллар, дөнья икътисадының хәле яхшы булганда, Русия сәнәгать ширкәтләре җитештерә торган товар яхшы экспортланды. Ширкәтләр хезмәткәрләр санын, банктан акчалар алып җитештерүне арттырды. Хәзерге кризис вакытында исә, товарга сорау булмагач, җитештерү күләме дә кимергә тиеш. Эшсез калучыларга ярдәм итү өчен без бүген аларга аена 4900 сум акча түләп барабыз. Әмма бу мәсьәләне чишү өчен төбәкләр, ширкәтләр муниципаль берәмлекләр үзләре дә хәленнән килгәннәрне эшләргә тиеш”.
Һәр елдагыча, премьер-министрга Татарстаннан да сорау юлланды. Бу юлы республиканы башка еллардагы кебек күп яктан алга киткән, заманча төбәк буларак түгел, ә гади авыл хуҗалыгы төбәге итеп тәкъдим иттеләр. Шунлыктан татарстанлыларның сораулары да зур сәясәт, дөнья икътисады темаларыннан ерак булды.
Премьер-министр белән туры элемтә Яшел үзән районының “Майский” хуҗалыгыннан алып барылды. Биредә Путинга юнәлдерелгән төп сорау – Татарстан кибетләрендә чит ил һәм республикада җитештерелгән товар арасындагы көндәшлекне бетерү юллары иде. “Майский” хуҗалыгында эшләүче Люсана исемле бер ханым Владимир Путинга чит ил товарын тикшерүләрне арттырырга тәкъдим итә.
Премьер-министр сүзләренчә, бүгенге көндә Русиягә чит илдән мөмкин кадәр азрак кош, сыер ите кертелә башлаган. Әмма бу товардан бөтенләй баш тартып булмый, ди Путин. Чөнки җирле ширкәтләр генә илдәге халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Республикада уңыш җыйган вакытта, җирле яшелчә яхшы сатылсын өчен, шулай ук күп кенә тыюлар кертәбез, ди Путин.
Моннан тыш премьер-министр дәүләт һәрдаим авыл хуҗалыгы өлкәсенә ярдәм итергә тиеш, ди. Аның сүзләренчә быел, башка еллар белән чагыштырганда, бюджеттан авыл хуҗылыгына икеләтә күбрәк акча бирелгән. Беренче чиратта бу ягулык һәм ашламаларга киткән чыгымнар, ди Путин.
Пәнҗешәмбе Русия мәгълүмат чаралары көн озын Владимир Путинның халык белән аралашуын яктыртты. Гади кешеләр, белгечләр, түрәләр, яшьләр- һәркем бу сөйләшүдә бәлки үзенә кирәк җавапны да ишеткәндер. Бу сөйләшүнең дөньяда финанс кризисы шартларында баруы нык итеп сизелеп торды. Премьер-министрга сорау бирүчеләрнең саны 2 миллионнан артты. Димәк аларның һәрберсенең үз проблемасы һәм ни белән булса да килешмәве бар.