Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында
Русия Украинага каршы башлаган сугыш 1000 көн дәвам итә. 2022 елның 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин әмере белән башланган бу канкоеш ике яктан да зур югалтуларга китергән.
Азатлык Радиосы сугышның беренче көннәреннән үк һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Бүген, 19 ноябрь көнне, бу исемлектә Татарстаннан һәм Башкортстаннан үлгән хәрбиләр саны 6629 кешегә җитте.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
19 ноябрьгә без Татарстаннан — кимендә 3181 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3448 кеше үлеме турында хәбәрләр таба алдык. Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 103 исем, Татарстан исемлегенә 78 исем өстәлде.
Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проектына күрә, ил буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара, Татарстан — икенче урынга чыккан. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Хезмәт үтәүдән — контрактка, контракттан — үлемгә
Азатлык Радиосы күргән исемнәр арасында бик яшь егетләр дә шактый очрый. Алар арасында мәҗбүри вакытлы хезмәт үтәргә дип китеп, соңыннан Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән яшьләр мисаллары да күп. Озак та үтми бу — яшь хәрбиләрнең үлеме турында хәбәрләр килә. Әлегә мондый очракларны тенденция дип атап булмаса да, андый хәбәрләр ешая бара.
Азатлык Радиосы күргән исемнәр арасында бик яшь егетләр дә шактый очрый
Рөстәм Далжанов — чыгышы белән Башкортстанның Туймазы районы Татар Олканы авылыннан. Ул 2005 елның 14 гыйнварында туган. 2023 елның маенда ул вакытлы хәрби хезмәт үтәргә китә. Быелның апрель аенда ул армиядән өйгә кайтырга тиеш булса да, Русия саклану министрлыгы белән контракт төзи һәм Украинага сугышка китә. Ярты ел да үтми — 2024 елның 19 сентябрендә Рөстәм сугышта һәлак була. Аңа нибары 19 яшь була.
Бу мәгълүматны Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан алды. Социаль челтәрләрдә, төрле рәсми хәбәрләрдә мондый мисаллар күп чыкмый — Русия хакимияте аларны яшерергә тырыша. Әмма журналистлар мондый очракларны эзләп таба.
Әйтик, 2003 елда туган Максим Жейбо армиягә 2022 елның 18 июнендә китә. Инде сентябрь аенда ул Русия саклану министрлыгы белән контракт төзи, сугышка китә. Быелның 25 июлендә егет һәлак була, аны Нефтекама шәһәрендә җирләгәннәр. Максимга 21 яшь булган.
Вакытлы хәрби хезмәт үтәү вакытында һәлак булган яшь егетләр турында да хәбәрләр чыккалый. Быелның 21 октябрендә Башкортстанның Әбҗәлил районы Аскар авылында 21 яшьлек Газиз Зиннәтов белән хушлашканнар. Газиз Курски өлкәсендә хезмәт иткән, 15 августта үлгән.
Контракт төзүгә төрле юллар белән үгетлиләр
Рәсми хәбәргә ышанып булмый: хокук яклау проектлары армиядә хезмәт итүче яшь хәрбиләргә төрле яктан басым ясала, үгетләү алып барыла ди
Без югарыда телгә алган Далжанов очрагында, Шаран районы идарәсе сайтында егетнең сугышка үз теләге белән китүен яза. "Махсус хәрби операция (Русия пропагандасы сугышны шулай атый) үткән вакытта Рөстәм Азамат улы читтә кала алмады һәм, вакытлы хәрби хезмәтне үтәгәннән соң, 2024 елның апрелендә Русия хәрби көчләрендә хәрби хезмәт үтәү турында контракт имзалады", диелә рәсми хәбәрдә. Әмма рәсми хәбәргә ышанып булмый: хокук яклау проектлары армиядә хезмәт итүче яшь хәрбиләргә төрле яктан басым ясала, үгетләү алып барыла ди.
"Призыв к совести" хокук яклау оешмасына килгән мөрәҗәгатьләргә караганда, "СВОга бару шарты булмаган контракт төзисең", "бер ел бушка хезмәт иткәнче, бер ел буена акча алачаксың", "сезне барыбер мобилизацияләчәкләр, хәзердән үк контракт төзеп калсагыз — яхшырак", "контракт — өч кенә айга", "хәзер мобилизация бара, син мотлак контракт төзергә тиеш", "контракт төземәсәгез, Курски яки Белгородка җибәрәчәкләр", "контракт төзесәң, шушы хәрби бүлектә калачаксың", "начальникларга хисап бирер өчен генә имзала, аннары кире аны бетереп була" дигән төрле хәйләләр кулланыла.
Чынлыкта барысы да ялган, контракт төзегән кешене сугыш барган урыннарга җибәрәләр дә, ә инде шуннан соң килешүне сугыш беткәнче өзеп булмый.
Контракт төзегән кешене сугыш барган урыннарга җибәрәләр дә, ә инде шуннан соң килешүне сугыш беткәнче өзеп булмый
Бу хакта социаль челтәрләрдә срочникларның әти-әниләре, хатыннары, апалары да яза. Мәсәлән, Башкортстаннан Алсу Саяпова контракт төзегән егетләргә төрле ташламалар вәгъдә итәләр дип яза: "Телефонны атнага бер генә түгел, күпме телисең, шулкадәр куллана аласың диләр. Кибеткә йөрергә, көндез ятып торырга була. Ә срочниклар утырып яки басып кына тора ала. Вак-төяк кенә кебек, әмма егетләргә мораль яктан басым бара. Төнлә уятып, плацка чыгарып 3000 тапкыр чүгәләтәләр дигәнне дә ишеттем. Чүгәлисең килми икән — контракт төзе".
Коми Республикасыннан Нина Печеницына да бу сүзләрне раслый: "Улым армиядә декабрьдә чакырылды. Хәрби бүлеккә килү белән салпы якларына салам кыстыра башладылар: контракт төзесәгез, шушы бүлектә генә каласың, ефрейтор яки кече сержант исеме бирәбез, 150 мең сумлык бер тапкыр түләү, аннары 40 мең айлык хезмәт хакы булачак диделәр. Ант биргәнче (присяга) килешүне өзеп була дигәннәр. Улым 7 айга якын Белгородта чиктә булды. Язгы чакырылыштан кем килешү төзегән, аларны шунда ук Луһанскига җибәрделәр".
Алсу Саяпова прокуратурага язуны файдасы юк ди: "Яздык без прокуратурага. Гомумән, контракт элекке дата белән имзаланган. Прокуратура өч айдан гына селкенә башлады. Башта "үзем бу контрактны имзаладым, дәгъваларым юк" дигән аңлатма язуны сорадылар. Мәхкәмәләшеп йөрсәң, күпме акча түгәчәксең, барыбер бернигә дә ирешмәячәксең диделәр".
Контракт төземәгән срочникларга акча җибәрәләр. Кайтармасаң — контракт гамәлдә дип санала
Соңгы айларда вакытлы хезмәт үтәүчеләрне сугышка җибәрү өчен яңа бер хәйлә уйлап тапканнар. Контракт төземәгән һәм моннан баш тарткан срочниклар хисапларына "аванс" белән акча җибәрә башлаганнар.
Мондый хәл май аеннан бирле армиядә хезмәт иткән 21 яшьлек Марк Леонов белән булды. Ул үз хикәясен 74.ru сайтына сөйләде. Октябрь аенда аның армиядәге хисабына Татарстаннан башта 305 мең сум, тагын берничә көннән соң — тагын 400 мең сум килгән.
Акча килгән икән, димәк минем рөхсәтемнән тыш миңа контракт төзеткәннәр
— Мин аңлаганча, контракт имзалау өчен түләүләр килгән, ләкин мин бернәрсәгә дә кулымны куймадым. Мин бу акчалардан катгый рәвештә баш тартам. Безгә, хезмәт итүчеләргә күп тапкыр килеп, контракт имзалауны үгетләгәннәр, әмма без үзебезнекен әйттек, берни имзаламадык. Акча килгән икән, димәк минем рөхсәтемнән тыш миңа контракт төзеткәннәр, — дип сөйләде ул.
Марк сүзләренчә, ул танышлары аша үз исемен "Алушта" хәрби базасында тикшерткән. Анда аның контрактчы булуы язылган икән. Үзе булган хәлне Марк куркыныч дип бәяли.
Мондый мисаллар күп. 74.ru редакциясе башта бу техник хата булырга мөмкин дигән фикер булса да, мөрәҗәгать итүчеләр саны күп булуы моның системлы булуын күрәсәтә дип язды.
Үзәк хәрби бүлгедә журналистларга моның "програмның техник хатасы" дип атадылар. Хәрби хезмәт үтәүчеләрнең статусы үзгәрмәгән диелде. Акчаны күчергән Татарстан социаль яклау министрлыгында исә аларның бары тик "акча үткәрүче" булуын гына, контракт төзү-төземәү турында мәгълүматның аларда булмавын әйттеләр.
Шул ук вакытта кайбер солдатларга акча кайтарырга, кайтармаган очракта контрактның гамәлдә булуын әйткәннәр. Ягъни, солдат контракт турында килешүне имзаламаса да, акчаны үзендә калдыруны контракт белән ризалашуга тиң булып чыга.
"Вакытлы хезмәттән сугышка эләгү бик җиңел"
"Движения сознательных отказников" хәрәкәте юристы Артём Клыга сүзләренчә, ноябрь аенда хокук яклаучыларга срочникларга контракт имзаларга үгетләү очраклары турында күп хәбәрләр килде.
— Вакытлы хезмәт хәзер — имин урын түгел. Ул бары тик бер ел дәвам итә, сугышка бәйле түгел дигән сөйләшүләр элек булган. Августтан бирле без төгәл әйтә алабыз: вакытлы хезмәттән сугышка эләгү бик җиңел, — ди ул.
Юрист сүзләренчә, үгетләү башта йомшак кына башлана, иң элек солдатларга сугышка китү очрагында нинди льготалар булачагы, нинди түләүләр киләчәген аңлаталар.
— Ләкин соңыннан бу гап-гади мәҗбүриләү белән тәмамлана. Кешегә ничек бар шулай әйтәләр, сине барыбер сугышка җибәрәчәкбез диләр, — ди ул.
- Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады.
- Мәскәү Украинага бәреп кергәннән бирле һәр ел саен Русия хакимиятләре язгы һәм көзге чакырылышта гаскәргә алынасы солдатларның якыннарын "аларны сугышка җибәрмәячәкләр", дип ышандыра.
- Сугышның беренче көннәрен искә төшерсәк, ул вакытта да хакимият "срочниклар" сугышка җибәрми дигән иде. Тиздән бәйсез медиа һәм хокук яклаучылар "срочникларны" контракт имзалауга мәҗбүр итү һәм аларның Украинада һәлак булуы турында мәгълүмат бастыра башлады. 9 мартта Саклану министрлыгы "срочникларның" Украинада әсир төшүен таныды. Бу белдерүдән соң Путин хәрби прокуратурага Украинага срочниклар җибәрелү очракларын тикшерергә кушты.
- Курски өлкәсенә Украина гаскәрләре кергәннән соң, Башкортстанның 11 "срочнигы" хәбәрсез югалган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум