Без әлеге хәлләр уңаеннан Башкортстан татарлары Милли мәҗлесенең хәлләрен белештек. Баксаң, оешма менә инде берничә ел бер утырыш да уздырмаган, бармакка-бармак та сукмаган. Шуңа булса кирәк, оешманың рәисе Марат Рамазанов: “Безнең оешма тирәсендә ыгы-зыгылар булмаячак”, дип белдерде.
Чаллы татарлары Милли мәҗлесе җитәкчеләренә басым һәм тентүләр Башкорттсанның татар җәмәгатьчелегенең дә игътибар үзәгендә.