Ренат өчен бу – гаилә эше. Әти-әнисе Кукмарада баса, уллары интернет аша сата. “В контакте” сайтындагы төркемнәренә керсәң, таң каласың. Монда итек турында кызыклы мәкаләләр, фикер алышу, фотолар хәтта итеккә багышланган җырлар да бар. Интернет-сәүдәгә хирыс егеттән кечкенә остаханә сезгә дә кызыклы булыр.
Ренат, социаль челтәрләрне итек сатуда файдалану фикере башыңа ничек килде?
“В контакте” – шактый популяр, ачык сайт. Минем битне дуслар да, дусларымның дуслары да күрә бит. Кемгә итек кирәк – ел әйләнәсе мине табалар.
Гадәттә, кешене иң беренче чиратта бәя кызыксындыра. Кукмара итеге дигәч, фабрика итеге дип уйлыйлар. Мин ачыктан-ачык әйтәм: фабрика итекләре начар, аларга кул җылысы кермәгән. Йон конвейерның бер тишегенә керә, икенчесеннән чыга. Шуңа күрә, белгән халык күбрәк халыктан алырга тырыша итекне.
Белүемчә, Тукай тууга 125 ел уңаеннан Төркиягә дә шактый партия итек җибәргәнсең. Монда да интернет ярдәмгә килдеме?
Әйе, дустым бер төрек кешесенә әйткән итекләр турында. Соңыннан ул төрек минем укытучым да булып чыкты. Шулай итеп, кайвакыт якындагы кешеңә дә мәгълүмат урау юллар белән, интернет аша барып җитә.
Интернет-кибетләрнең бер кимчелекләре бар: тауарның фотосын гына күрәсең, аны капшап карап булмый. Яхшы итекне фотодан ничек сайларга соң?
Андый очракта мин сатып алучы белән элемтәгә керәм, очрашам. Үзем белән һәрвакыт итек үрнәге йөри. Башта сатып алучыдан заказ алам. Аннары ясап бетергән итек аңа ошамый икән – сатып алмый инде. Әмма андый очракның булганы юк.
Синең итекләр турында “В контакте”да ачып җибәргән төркемең массакүләм мәгълүмат чарасын хәтерләтә. Монда итекләр турында язмалар, сораштыру, хәтта җырлар да бар! Аңлавымча, итек синең өчен бизнес кына түгел, ә зуррак нәрсә.
Әйе. Хәзер менә итектәге чигүләргә күп игътибар бирәбез. Милли традицияләрне файдаланырга тырышабыз. Яшьләр дә үз итсен иде итекне.
Җитешсезлекләребез дә юк түгел. Мәсәлән, яхшы табан аслары кирәк. Шушы темаларга “В контакте” сайтында хезмәттәш дусларым белән тәҗрибә уртаклашам.
Менә күптән түгел итек турындагы төркемнәрнең берсендә Ижауда яшәүче бер коллегам белән таныштым. Ул үз шәһәрләрендә итек кибете ачып җибәргән. Мин дә кызыгам. Алар итекләрен хәтта җидешәр меңгә саталар. Ә без Казанда бер меңнән арттыра алмыйбыз.
Бәлки, интернет-кибет ачаргадыр? “Киез-итек.ру” дигән, мәсәлән.
Әйе, сатып алучылар да әйтә бу турыда. Бәлки, киләчәктә булыр да.
Кукмарада ике кешенең берсе – итекче. Дусларың арасында да шушылай итек сатучылар бармы?
Әлбәттә. “Контакт”та гына да көндәшлек бик көчле. Гадәттә, бәя белән уйныйлар. Кайда арзан – кеше шуннан ала. Сыйфат та бик мөһим. Хәзер төрле аппаратларга күчә башладылар. Әмма, әйтүемчә, итек өчен кул җылысы мөһим.
* * *
Авыллар таралган, районнар саеккан мәлдә зур шәһәрләрдән читтә барлыкка килгән кече бизнес төрләренә куанып бетә алмыйбыз. Берәү чигү чигә, икенче берәү мендәр чистарта, өченчесе тимер бөгә. Әмма авылда кешеләр көннән-көн кимегән заманда тауар яки хезмәтне ничек сатарга соң? Мөштәрине ничек табарга? Шушында интернет ярдәмгә килә.
Бүген авыл урамнарына интернет керде. Олысын да, кечесен дә “В контакте” сайтында очратырга мөмкин. Димәк, хәләл хезмәтеңне сата алу, тәкъдим итү мөмкинлекләре дә киңәя дигән сүз. Кукмара егете Ренат Миңнегалиевның итек маркетингы авыл җирендә яшәп ятучы һөнәрчеләр өчен бер үрнәк булсын иде.