Моңа кадәр бу оешмага “Рамазан” татар-башкорт үзәге, Башкортстан татарлары конгрессы, “Ватан” һәм “Сәхибҗамал” исемле татар оешмалары керә иде. Инде килеп тагы бер оешма - Башкортстан татарлары милли мәдәни мөхтәрияте дә керер кебек.
Эш шунда, әлеге оешма инде берничә ел теркәлә алмый мәхкәмәләшеп йөри. Инде 9 мәхкәмә утырышы узган. Милли-мәдәни мөхтәрият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренә караганда, Башкортстан президенты оешманы теркәргә хәер-фатыйхасын биргән. Хуҗин 6 июнь мөхтәриятне оештыру җыелышы узачагын һәм аның теркәлү белән Башкортстан халыклары Ассамблеясенә керәчәген белдерде.