Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада яшәүчеләр урман булган урынга мәчет төзүләренә каршы чыга


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар азан тавышы борчыр дип тә сагая, мәчеткә "Якын Көнчыгыштан радикальрәк караштагы" дин тотучылар йөрер дип тә курка.

Уфаның Менделеев урамында яшәүчеләр агачларны кисеп мәчет төзүгә каршы чыккан. Бу хакта "Аргументы и факты" яза. Мәчет төзүгә бирелгән кишәрлектә наратлар һәм өрәңгеләр үсә, ә якын тирәдәге йортларда яшәүчеләр бу урынны ял өчен сакларга кирәк дип белдерә, диелә язмада.

Булачак мәчеткә илтердәй юл юк, бары тик йортларның ишек алларыннан гына узып була, ә әгәр юл ясасалар, моның өчен өстәмә рәвештә урманны кисәргә кирәк булачак, ди. Көнгә берничә тапкыр азан әйтәчәкләр, ә бәйрәмнәрдә мәчет тирәсенә дин тотучылар тулачак, алар намазлыкларын җәеп урамда килеш тә намаз укыячак, дип борчу белдергән уфалар. Шул ук вакытта янәсе корбан чалулардан да куркалар. Әмма Уфада инде берничә ел корбанны мәчет биләмәсендә чалмыйлар, моның өчен шәһәр читендә махсус мәйданчыклар бирелә, дип искәртә басма.

"Мәдәни-этник үзенчәлекләргә ия һәм радикальрәк карашта булган Якын Көнчыгыштан килгән дин тотучыларның мәчеткә күпләп йөриячәге дә борчый безне", — диелгән күмәк мөрәҗәгатьтә. Янәсе, булачак мәчет тирәсендә яшәүчеләр төрле дин тотучылар арасында низаглар чыгарга мөмкин дип борчыла.

Шулай ук җирле халык бу тирәдә балалар бакчалары белән мәктәпләрнең тулы булуын искәртә, алар белем бирү оешмасы урынына мәчет төзергә ниятләүләреннән канәгать түгел.

"Аргументы и факты" мәгълүматынча, узган атнада мөселманнарның вәкилләре биредә яшәүчеләр белән очрашкан, әмма канәгатьсезлек кимемәгән.

Бу очрашуда булган Михаил Константинов әйтүенчә, агачтан 20гә 20 метр зурлыгында мәчет төзергә ниятләнә. Әмма кишәрлекне аерып алу проекты әле килештерелмәгән диелә.

  • Русия төбәкләрендә мәчетләргә каршы чыгу күренешләре аз түгел. Әйтик быел июль аенда Пермь шәһәрендә бер төркем активистлар мәчет төзелешенә каршы чара үткәрде. Алар "Мәчет булмасын", "Хакимият, сез бомба саласыз" дигән шигарь күтәреп чыкты.
  • Соңгы елларда бу дулкын Татарстанда да күзәтелә.
  • 2017 елда Казанда яшәүче Татьяна Немировская Хороводная урамында торак йорт янында мәчет төзелешенә каршылык белдереп Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыкты. Әлеге мәчетне Разыя Еникеева үз җир кишәрлегендә вафат булган тормыш иптәше истәлегенә дип төзетергә булган иде. Шуңа да карамастан янәшә йортта яшәүчеләр мәчет төзүгә каршы урам җыенына чыкты.
  • 2019 елда Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы "Рәхмәтулла" мәчете төзелешен туктатуны таләп итеп каршылык чарасы узды. Каршы чыгучылар "Рәхмәтулла" мәчете урынына балалар өчен спорт мәйданчыгы булсын дип чыгыш ясадылар. Мөселманнар исә Авиатөзелеш районында мәчетләргә кытлык, җомга намазларына йөрү ерак, булган гыйбадәтханәләрдә урын калмый дип зарланды. Шәһәр, республика хакимияте бу эшләргә тыкшынмады. Бу каршылык хәтта мәхкәмәгә кадәр барып җитте. Мөселманнар аны отты, бүген мәчет үз эшен алып бара.
  • Былтыр Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG